Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Алдынгылар арасында — яңа исемнәр

Район авыл хуҗалыгы идарәсе уңыш җыюда комбайнчылар һәм шоферлар арасында хезмәт ярышының чираттагы атнасына йомгак ясаган.

Комбайннарның беренче төркемендә «АгроРаздолье» ҖЧҖдән ярдәмчесе Илнур Баһаутдинов белән Дмитрий ПЕТРОВ җиңүче булганнар, алар «Тукано — 580» комбайнында урып — җыю башланганнан бирле 2900 тонна ашлык суктырганнар (атна эчендә — 910 тонна).

Комбайннарның икенче төркемендә «Скоков Н. А.» КФХдан Анатолий УШАКОВ җиңүче дип танылган. Ул «Нива-Нова — 340» комбайнында урып — җыю башланганнан бирле 803 тонна ашлык суктырган (атна эчендә — 294 тонна).

«Игенче» ҖЧҖдән Сергей УДИРЯКОВ комбайннарның өченче төркемендә җиңүче булган. Ул «Мега» комбайнында урып — җыю башланганнан бирле 877 тонна ашлык суктырган (атна эчендә — 720 тонна).

«Суворов Д. А.» КФХдан Михаил КОЗЫРЕВ СК-5 «Нива» комбайнында комбайннарның дүртенче төркемендә атна лидеры дип танылган, ул урып — җыю башланганнан бирле 600 тонна икмәк суктырган (атна эчендә — 190 тонна).

Шоферлар арасында иң яхшы күрсәткечләр «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Евгений ГЛАЗКОВта, ул урып — җыю башланганнан бирле «Шахман» а/м белән комбайннардан ындыр табагына 2080 тонна бөртек ташыган (атна эчендә — 738 тонна).

Югары күрсәткечләргә ирешкән өчен район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов кырда — эш урынында атна алдынгыларына кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, комбайнчылар — 5әр мең сум, аларның ярдәмчеләре — 2шәр мең сум, ә машина йөртүчеләр — 3әр мең сум премия белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев