Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Алдынгыларга премияләр булдырылган

Традиция буенча, уңыш җыюда катнашучы комбайнчылар һәм машина йөртүчеләрне матди кызыксындыру максатларында район башкарма комитеты тарафыннан матди стимуллаштыру чаралары расланган

Нәтиҗәләр 24 июльдән башлап 21 августка кадәр атна саен ясалачак.

Хезмәт ярышының мәҗбүри шарты булып барлык агрономик таләпләрне үтәү, ягулык-майлау материалларын экономияләү, югары хезмәт дисциплинасы, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен һәм тәүлеклек норманы үтәү тора.

Комбайннар 4 төркемгә бүленгән:

беренче — Лексион, Тукано, Акрос-580

икенче — Нью-Холланд, Нива-Нова, Дойч-Фар

өченче — Палессе, Акрос — 530/550, Мега — 360, Дон — 1500

дүртенче — СК-5 «Нива», «Енисей».

Атна йомгаклары буенча комбайннарның барлык дүрт төркеме буенча иң яхшы комбайнчылар — 5000 сум, аларның ярдәмчеләре — 2000 сум һәм комбайннардан ындыр табагына ашлык ташу белән шөгыльләнүче иң яхшы шоферлар 3000 сум күләмендә премия белән бүләкләнә.

2023 елгы уңыш җыю нәтиҗәләре буенча иң яхшы комбайнчы «Шевроле-Нива» автомобиле белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев