Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Алишер Абдраимов:“Җир-анабыз һәрчак туендыра“

    Әдәмсә авыл җирлегендә эшмәкәр Алишер Абдраимов яши. Биш гектар ярым җирендә ул өченче ел инде яшелчә үстерә. Арендага участок алырга (әлегә 5 елга) - буш җирдә чүп үләннәре үсмәсен дип аңа элеккеге АҖ башлыгы ярдәм иткән.

    -Рәсмиләштергәндә кыенлыклар күп булды, ел буе йөрдек, - дип сөйли ул. Үзе 1994 елдан бирле Татарстанда яши, 1997 елны өйләнеп җибәрә (хатыны Тәнзилә Балык Бистәсеннән). Хәзер ике балалары бар. Республикада 20 ел яшәсә дә, гражданлыкны әле күптән түгел генә ала алган.
    Алишер - үзбәк, тик үзе Кыргызстанда туган. Җитәкче партия хезмәткәрләре гаиләсендә (әнисе шәһәр комитетында эшләгән) үссә дә, әти-әнисе балаларын балачактан җирдә эшләргә өйрәткән. "Җир - анабыз һәрчак туендыра, - дип сөйли Алишер, - барын да бирә: уңышын да, нефть белән газын да".
    Аның болгар борычы гына да гектар ярым мәйдан били. Быел уңыш былтыргыдан азрак, ди (гәрчә һәрбер куакта җимешләре шактый күренсә дә). Борыч, яшел тәмләткечләр, помидор, элиталы сортлы кыяр, берьеллык һәм күпьеллык суганны Түбән Камадагы зур кибетләргә җибәрү өчен үстерәләр, быел борычның күмәртәләп сату бәясе 18 сум (кг) булган.
    Бер ел элек ул 650 мең сум кредит алган, ул акчага "Газель", мотопомпа, трактор, тамчылап су сибү системасы сатып алган. Аена 20 мең сум кредит түләү аңа авырлык китерми, чөнки табышка эшли.
    Яшелчәләргә суны Кичү елгасыннан (ул янәшәдә генә) алып тамчылап кына сибәләр. Суны матопомпа куа. Җирне рәт-рәт итеп кара пленка белән каплыйлар, ботаклар астына кечерәк тишекләр ясалган, пленка астында барлык рәтләргә полиэтилен суүткәргеч торба салынган. Пленка дымны да саклый, чүп үләнен дә үстерми. Алишер зур мичкәдә әрем төнәтмәсен күрсәтеп:
    -Атна саен үсемлекләргә бөркибез. Мин бу корткычларга каршы да, үсемлекләрнең суыкларга каршы чыдамлылыгын арттыру чарасы дип тә укыдым. Ул һәрдаим белемен арттырырга тырыша. Күп укый, кызыксына. Дальнобойщик булып эшләгәндә - илләр гизгәндә кешеләрнең бакчачылык белән шөгыльләнгәннәрен күзәтә - өйрәнә. -Мин экологик яктан чиста продукция җитештерәм. Кулланган бар ашламам - Түбән Кама кошчылык фабрикасыннан алып кайткан кош тизәге.
    Бу шәһәрдә аның фатиры, Кызыл Ярда үз өе бар, анда алар хатыны белән март аеннан башлап үсентеләр үстерәләр.
    -Кызганыч, быел помидорларны фитофтора һәлак итте. Алар аз булды. Бу климатта аларны теплицада үстерсәң генә.
    Шик юк, анысы да булыр, быел әнә зур мәйданга каркас торгызып куйганнар.
    Сезон дәвамында ул участокта өч кеше белән эшли. Олы улы да ярдәм итә. Шундый зур плантациядә бер чүп үләне күрмәссең, дүрт ир-атның тырышлыгына исең китәр. Алишер сирәк кенә авыл кешеләреннән ярдәм дә сорый, әлбәттә, хезмәтләре түләүле.
    -Узган ел борыч уңды, мин аны җыярга мәктәп укучыларын чакырдым, мәктәп ашханәсенә бушлай күпме кирәк, шулчаклы борыч бирдем. Мин җирдә эшләргә яратам, - ди Алишер, - яратмасам, шөгыләләнеп тә тормас идем. Әлбәттә, файда алырга кирәк, без таңнан төнгә чаклы эшлибез, тырышабыз.
    Аннан өйрәнер нәрсәләр бар, беренче чиратта үз шөгылеңә мөнәсәбәткә. Бу бигрәк тә эшкә сәләтле (яраклы) булып та ата- ана җилкәсендә утырырга яратучыларга, үз-үзләренә шөгыль таба алмаучыларга, ул хакта уйларга да иренүчеләргә кагыла.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: