Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ару-талуны белми эшлиләр

Тракторчылар Алексей Барсуков белән аның икетуганы Сергей Барсуков "Архангельское" КФХ механизаторлары арасында һәрчак алдынгылар сафында. Икесе дә, армиядән кайтуга яңа тракторларга утырып, туган авылларында хезмәт куйганнар. Аз да түгел, күп тә түгел: Алексей - 25, Сергей 24 ел шушы хезмәттә булган. Механизаторлар авыл җирендә ел буена эшкә аптырамыйлар, аларга көн...

Тракторчылар Алексей Барсуков белән аның икетуганы Сергей Барсуков "Архангельское" КФХ механизаторлары арасында һәрчак алдынгылар сафында.
Икесе дә, армиядән кайтуга яңа тракторларга утырып, туган авылларында хезмәт куйганнар. Аз да түгел, күп тә түгел: Алексей - 25, Сергей 24 ел шушы хезмәттә булган. Механизаторлар авыл җирендә ел буена эшкә аптырамыйлар, аларга көн буена эш җитәрлек. Кышын гына ял көннәре булгалый. Үзләре әйтүенчә, алар балачактан авыл эшенә күнегеп үскәннәр, шуңа да ару-талуны белмиләр.
"Язгы бер көн елны туйдыра", ди халык, шуңа да авыл хезмәтчәннәре, аркаларын да турайтмый, иртәнге сәгать 5 тән караңгы төшкәнче кырда эшлиләр: сөрәләр, чәчәләр. Архангел Бистәсенә баргач, бүгенгесе чәчү алдынгыларын кырда байтак эзләргә туры килде. Әбәд алдыннан гына, беразга эшләреннән аерып, берникадәр әңгәмә кора алдык, ә фотога төшерергә күндерергә туры килде. Алексей хуҗалыкта 1990 нчы елдан бирле механизатор булып эшли һәм җитештерү күрсәткечләре буенча гел алда бара. Быел язгы чәчүдә МТЗ-82 тракторында ул 328 га бөртекле культуралар чәчкән, хәзер кукуруз чәчү белән мәшгуль, 19 майга инде ул бу культураны да 317 га мәйданда чәчкән.
-Чәчәүдән соң Алексей уңышны урып-җыю чорына комбайн хәзерли башлый, - дип сөйли хуҗалык инженеры Мансур Сөләйманов. - Үзе чәчкәнне, үзе үк урып-җыеп алачак.
Уракта да ул намус белән эшли. Бу хакта эш нәтиҗәләре үзе сөйли: Алексей Барсуков инде ничә еллар хуҗалыкта гына түгел, районда да алдынгылар сафында. Аның бертуганы Анатолий да тракторчы, аның турында да КФХ башлыгы Татьяна Белоглазова уңай фикердә: "Барсуковлар бар да уңган, эшчән халык", - ди ул. Сергей Барсуковның эше гектарлар белән түгел, ә тонналар белән үлчәнә: хәзер ул ындыр табагында орлык төяү белән шөгыльләнә, шул арада әле терлекләр өчен азык та төяп тарата. Ул идарә иткән техника көн буена эшләп тора диярлек: асылмалы төягечле МТЗ-82 тракторы хуҗалыкта иң кулай техника.
Абыйлы-энеле Барсуковларның эштә генә түгел, ә өйләрендә дә бар да яхшы. Һәркайсының ышанычлы терәге - хатыны, балалары бар.
Алексейның хатыны мәктәп китапханәсендә эшли, аларның өч балалары: Вика АҖ башкарма комитетында секретарь, Владимир - нефтьче, Иван быел Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, ул һәр елны практика үтәргә Бистәгә кайта, әтисе белән бергә эшли. Барсуковларның ике оныгы бар.
Сергей уллар белән мактана алмый, аның ике кызы, әле ниндиләре диген: Татьяна институттан соң Яр Чаллыда эшли, Наташа уңышлы гына мәктәптә укый, ул активистка. Хатыны Оксана хәзер хуҗабикә, 80 яшьлек әтисен карый (ул да алар белән яши).
Барысының да яхшы йортлары, зур участоклары бар. Ирләр үзләренең тырыш хезмәтләре белән үзләрен дә, балаларын да матди яктан тәэмин иткәннәр, балаларына укырга мөмкинлек тудырганнар. Һәм Архангел Бистәсендә мондый гаиләләр аз түгел. КФХ эшчеләре үзләре дә хуҗалык җитәкчелегенең эш өчен уңайлы атмосфера тудыруы турында әйтәләр: яхшы торак биргәннәр, техника да иске түгел, ә яңа, озаграк эшләсен өчен сак тоту гына кирәк, хезмәт хакы да вакытында түләнә.
- Ә кыр кухнясында туклыклы һәм тәмле ашаталар, яхшы кәеф һәм энергия өчен бу да мөһим, өстәвенә вакытны да экономиялибез, - дип сөйли Алексей Барсуков.
Лариса ФЕДОРОВА
Сергей Барсуков, Алексей Барсуков һәм Мансур Сөләйманов: төшке ашка аларның бер сәгать тирәсе вакытлары бар. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев