Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ашлама кайтару дәвам итә

16 мартка районның авыл хуҗалыгы оешмалары язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 1800 тонна чамасы минераль ашлама кайтарткан. Шуның 1200 тоннадан артыгы республика бюджетыннан бирелгән субсидия исәбенә, 545 тоннасы үз акчаларына кайтарылган. "Кулон" а/ф, "Садыйков М.Х.", "Козлова М.И.", "Вәлиев Ф.Р.", "Зубов В.С.", "Анисимов О.А." КФХ һәм "Игенче" ҖЧҖ ашламаларны үз...

16 мартка районның авыл хуҗалыгы оешмалары язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 1800 тонна чамасы минераль ашлама кайтарткан.
Шуның 1200 тоннадан артыгы республика бюджетыннан бирелгән субсидия исәбенә, 545 тоннасы үз акчаларына кайтарылган. "Кулон" а/ф, "Садыйков М.Х.", "Козлова М.И.", "Вәлиев Ф.Р.", "Зубов В.С.", "Анисимов О.А." КФХ һәм "Игенче" ҖЧҖ ашламаларны үз акчаларына алган. Шул ук вакытта кайбер вак КФХ-да бер килограмм да ашлама юк, биредә нинди мул уңышка өмет итмәк кирәк.
Бүгенгесе көнгә чаклы бер генә хуҗалык та язгы кыр эшләре өчен кредит рәсмиләштермәгән (ТР буенча - 7 млрд.сум кредит бирелгән).
16 мартка районда ашлама бер гектар мәйданга 8,4 кг тәэсир итүче матдә исәбеннән, бу күрсәткеч "Кулон" а/ф-да - 11,1, "Садыйков М.Х." - 13,6, "Козлова М.И." КФХ-да - 13,5 кг.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев