Ашлык ташуда лидер
"Татарстан" агрофирмасының Әдәмсә бүлекчәсеннән Петр Нестеров менә өченче бишкөнлектә комбайннардан ындыр табагына бөртек ташуда беренчелекне бирми. Үзенең МТЗ-1221 тракторында ул иртә таңнан кич караңгыга чаклы басуда, 15 көн барган урып-җыю чорында 840 тоннадан артык бөртек ташыган. Петр Нестеров 20 елдан артык механизатор булып эшли, армиядә хезмәт итеп кайткач - "Сельхозхимия"дә,...
"Татарстан" агрофирмасының Әдәмсә бүлекчәсеннән Петр Нестеров менә өченче бишкөнлектә комбайннардан ындыр табагына бөртек ташуда беренчелекне бирми.
Үзенең МТЗ-1221 тракторында ул иртә таңнан кич караңгыга чаклы басуда, 15 көн барган урып-җыю чорында 840 тоннадан артык бөртек ташыган.
Петр Нестеров 20 елдан артык механизатор булып эшли, армиядә хезмәт итеп кайткач - "Сельхозхимия"дә, аннан туган авылында эшли. Аның МТЗ-1221 тракторы һәрвакыт төзек, язын ул чәчү өчен җир (туфрак) хәзерләгән, урып-җыюдан соң туңга җир сөрүдә эшләячәк.
Рәсемдә: район башлыгы Вячеслав Козлов уңыш урып-җыюның икенче бишкөнлеге йомгаклары буенча Петр Нестеровка акчалата премия тапшыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев