Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре лаеклы хезмәт хакы алырга тиеш

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән үткән киңәшмәдә 2015 елның I кварталында терлекчелектәге эш нәтиҗәләре һәм язгы кыр эшләрен алып бару мәсьәләләре тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Киңәшмә башланыр алдыннан җыелучылар 10 елдан артык район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы булып эшләгән Сергей Барановны лаеклы ялга...

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән үткән киңәшмәдә 2015 елның I кварталында терлекчелектәге эш нәтиҗәләре һәм язгы кыр эшләрен алып бару мәсьәләләре тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Киңәшмә башланыр алдыннан җыелучылар 10 елдан артык район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы булып эшләгән Сергей Барановны лаеклы ялга озаттылар. Вячеслав Козлов аңа ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын, районнан Мактау грамотасы, истәлекле бүләк тапшырды һәм яңа җитәкче Леонид Богомоловка уңышлар теләде.
Район башлыгы шулай ук "Яңа Чишмә" а/ф буенча яңа гына билгеләнгән белгечләрне атап үтте: агрофирманың Чаллы Башы бүлекчәсендә башкаручы директор итеп Рәфис Хамәтшин (элек ул шунда ферма мөдире булып эшләде), ә агрофирмада баш зоотехник итеп Илгизәр Сабитовлар билгеләнгән (элек ул Чаллы Башы бүлекчәсендә башкаручы директор булып эшләде).
ҖИТЕШТЕРҮ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕ
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов кварталга йомгак ясады.
-Уңай күрсәткечләр белән беррәттән тискәре күрсәткечләр дә бар, - дип билгеләп үтте ул. - МЭТ, шул исәптә сыерларның, шулай ук дуңгызларның һәм атларның баш саны артты, ә менә сарыклар кимеде.
1 апрельгә МЭТ-нең баш саны 15708 баш тәшкил итә, шул исәптә сыерлар - 5047, дуңгызлар - 626, сарыклар - 4822, атлар - 690 баш.
Сөт җитештерүдә 2014 ел дәрәҗәсенә карата 532 тоннага арту күзәтелә (ә барлыгы 6181 тонна). Бер баш сыердан савып алынган сөт 1052 кг тәшкил иткән, "Козлова М.И.", "Архангельское", "Нурхамәтов З.М." КФХ-ларда, "Кулон" а/ф-да күрсәткечләр яхшы.
-Уртача тәүлеклек артым анализы күрсәткәнчә, иң югарысы (710-800 грамм) фермерлар Марат Садыйковта, Николай Скоковта, Олег Анисимовта, Сергей Порецкийда, - дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы. - Ә менә "Яңа Чишмә"нең Әдәмсә бүлекчәсендә ул 350 граммнан артмый.
Ит җитештерүдә күрсәткечләр узган ел дәрәҗәсеннән 47 тоннага кимрәк (барлыгы 555 тонна җитештерелгән). Иң түбәне "Яңа Чишмә" а/ф-да.
-Дуңгызчылык тармагына бөтенләй игътибар бирелми, - дип искәрде район башлыгы. Халыкны хәтта дуңгыз балалары белән дә тәэмин итә алмыйбыз. Ел башыннан бирле нибары 49 дуңгыз баласы алынган, ягъни район буенча дүрт баш ана дуңгыз гына балалаган булып чыга. Бу бернигә дә ярамый.
Бозаулар үрчеме буенча хәлләр торышы азмы-күпме ярыйсы тора - өч айда 1921 баш бозау алынган, бу 2014 ел дәрәҗәсеннән 21 башка күбрәк.
Өч ай эчендә 172 баш МЭТ үлгән, 2014 елдагыдан 65 башка күбрәк. Үрчемгә карата үлем-китем проценты югары (9,0), ә "Яңа Чишмә", "Кулон" а/ф-да ул аннан да югары.
-Әгәр дә барысын да тиешенчә җентекләп тикшерсәң, яшереп калган саннар да (үлгән терлекләр) ачыкланачак әле, - дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов.
Үрчемгә карата МЭТ чыгымы кебек күрсәткеч тә кызыклы. Район буенча ул 74% тәшкил итә, ә "Нурхамәтов З.М." КФХ-да - 155%, "Игенче" ҖЧҖ - 93%, "Скоков Н.А." КФХ - 97%, "Кулон" а/ф-да - 90%. Димәк, бу терлекләрнең баш саны артмый, туганнары-үскәннәре гел кулланышта дигән сүз. "Зубов В.С." һәм "Әхмәтвәлиева Г.Г." КФХ-лар хакында болай дип әйтеп булмый, монда үрчемгә карата МЭТ чыгымы нибары 13-19% кына тәшкил итә һәм бу бик тә яхшы.
Леонид Богомолов булган кимчелекләрне ачык итеп күрсәтте һәм терлекләрнең продуктлылыгын арттыру буенча кирәкле чараларны билгеләде.
ИКЪТИСАДЫЙ КҮРСӘТКЕЧЛӘР
Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Энҗе Шәйдуллина I кварталда хуҗалыкларның финанс күрсәткечләренә анализ ясады.
Кергән акча (выручка) 190 млн. сум тәшкил иткән, шул исәптән сөттән - 110, иттән 40 һәм ашлык сатудан 50 млн.сум, бу 2014 елгы дәрәҗәдән 25%ка артыграк. "Козлова М.И." КФХ һәм ике агрофирмада кергән акча арткан, калганнарда ул былтыргыдан кимрәк.
Выручка турыдан-туры хезмәт хакына йогынты ясый. 3 айда ул барлыгы 39 млн. сум исәпләнгән, уртача айлык хезмәт хакы 12 мең сум (2014 елга карата 110%) тәшкил итә. Ә менә "Архангельское" КФХ-да ул узган елдагыдан кимрәк һәм 10 мең 200 сум тәшкил итә.
-Безнең район республиканың 43 районы арасында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча 26 нчы урында, - дип искәрде район башлыгы.
Вак фермер хуҗалыкларында хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан бик азга гына югары - 6,4-6,5 мең сум.
Түбәндә авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәт хакын чагылдырган таблица бирелә. Беренче багана - хуҗалыклар исеме, икенче - 1 хезмәткәргә 2015 елның I кварталында исәпләнгән хезмәт хакы
ООО «Новая Шешма» 12785
КФХ «Козлова М.И.» 9818
ООО «Игенче» 12127
ООО «КФХ «Архангельское» 10191
КФХ «Скоков Н.А.» 9413
КФХ «Зубов В.С.» 10802
ООО а/ф «Кулон» 10844
КФХ «Садыков М.Х.» 10020
КФХ «Ахметвалиева Г.Г.» 11833
КФХ «Нурхаметов З.М.» 10111
КФХ «Валеев Ф.Р.» 10926
КФХ «Савельев А.А.» 9404
КФХ «Артемьева Л.Р.» 6667
КФХ «Удиряков С.В.» 6500
КФХ «Тихонов Е.И.» 6500
КФХ «Суворов Д.А.» 8000
КФХ «Шакиров А.Т.» 6500
КФХ «Гаффарова А.Г.» 6000
КФХ «Мубаракшин М.А.» 6500
КФХ «Салахова Г.А.» 6320
КФХ «Галимов Р.Р.» 6500
КФХ «Козлов В.А.» 6400
КФХ «Давлетшина Г.М.» 15000
По району 11587
2015 елның I кварталында хуҗалыклар 24,6 млн. сумлык субсидия (2014 елдагыга карата 62%) алган, кайбер хуҗалыкларда субсидия хезмәт хакы фондыннан артып та китә. Хөкүмәт исәпләнгән хезмәт хакы күләменнән күбрәк күләмдә бюджет акчасы бүлеп бирә булып чыга. "Артемьева Л.Р." КФХ-да 1 сум хезмәт хакы фондына 2 сум субсидия туры килә, "Әхмәтвәлиева Г.Г." КФХ-да ул 1 сум 65 тиен, "Нурхамәтов З.М." КФХ-да 1 сум 43 тиен чыга (район буенча 1 сум хезмәт хакына 64 тиен субсидия чыга).
Чыгыш ясаучы шулай ук хуҗалыкларда электр энергиясенең ничек тотылуы хакында да сөйләде. "Архангельское", "Игенче", "Зубов В.С.", "Вәлиев Ф.Р.", "Садыйков М.Х." КФХ һәм "Яңа Чишмә" а/ф-да электр энергиясен куллануны киметкәннәр, ә менә "Скоков Н.А.". "Нурхамәтов З.М." КФХ, "Кулон" а/ф-да электр энергиясен 15-37%ка күбрәк кулланалар. 100 сум керемгә (выручка) иң күп электр энергиясе "Әхмәтвәлиева Г.Г." КФХ-да тотылган (7,9 квт/сәг.), иң азы - 0,3 квт/сәг. - "Садыйков М.Х. КФХ-да (район буенча бу күрсәткеч 1,3 квт/сәг. тәшкил итә). Һәр җирдә энергияне сакчыл тоту һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру өстендә эшләргә кирәк.
Аннан соң чыгыш ясаган районның баш ветеринария табибы Рәфис Хәбибуллин яшь терлекләрнең (МЭТ) сакланышын яхшырту юллары, ә "Россельхозцентр" район бүлеге начальнигы Рәфис Зиниятуллин орлыкларны чәчүгә хәзерләү турында сөйләделәр.
ЙОМГАК ЯСАУ
Район башлыгы Вячеслав Козлов киңәшмәгә йомгак ясап, терлекчелектәге эшләрнең торышын анализлады.
-Хәзер җәйге лагерьлар хәзерләргә кирәк, маллар исә киртә абзарларда тотылырга тиеш, - дип билгеләп үтте ул. - "Яшел" конвейер өчен җирләр чәчүне планлаштырырга, бөртеккә рапс белән кукуруз (аксымга азык) чәчүгә игътибарны арттырырга кирәк, - диде.
Район башлыгы тагын язгы кыр эшләрен алып бару, янгын куркынычсызлыгы, төзекләндерү буенча икеайлыкның барышы һәм Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау мәсьәләләренә тукталды.
Азат МУСИН
Вячеслав Козлов Сергей Барановка Мактау грамотасы тапшыра. Александр Янов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев