Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Айрат Шакиров: “Сөтчелек терлекчелеген алга таба да үстерергә ниятлим“

Районда үсемлекчелек белән генә түгел, ә терлекчелек белән дә шөгыльләнүче вак крестьян-фермер хуҗалыклары (КФХ) саны арта бара. Терлекчелектә мөгезле эре терлекләр симертү белән генә түгел, ә сөтчелек терлекчелеген дә үстерү өстендә эшлиләр.

Яңа Чишмәдән фермер Айрат Шакиров та шулар арасында.  Ул белгечлеге буенча ветеринария  табибы, 2011 елдан авыл хуҗалыгы  бизнесы белән  шөгыльләнергә карар кыла. Ул үз эшен 66 баш терлеккә исәпләнгән ферма бинасы төзүдән башлый, аннан сөт үткәргеч, тирес чыгару өчен транспортер һәм сөт суыткыч пәйда була. Беренче елларда Айрат сату өчен  МЭТ симертү белән шөгыльләнсә, агымдагы елда күп сөт бирә торган сыерлар сатып алырга хәл итә.
- Июньдә Ленинград өлкәсеннән 26 баш берне бозаулаган тана сыерлар сатып алдым, - ди фермер. - Күп сөт бирә торган, голштин-фриз токымлы сыерлар. Хәзергесе вакытта көн саен 16 кг тирәсе сөт бирәләр. Аларга бер савымчы хезмәт күрсәтә.
Бизнес-проект буенча уйланылган нәрсәләрнең барысын да тормышка ашыруда фермерга 2014 елда откан гранты (1,5  млн. сум күләмендә) да ярдәм   иткән. Бүген терлекләр асрау өчен бинада барлык шартлар да бар, кышка кирәкле азык запасы да әзерләнгән. Ашату рационын баланслаштыру өчен минераль өстәмәләр дә кертү кирәк.
- Минем 320 гектар җирем бар, көзге бодай һәм арпа яхшы гына уңыш бирде, - дип сүзне дәвам итә  Айрат. - Игеннәрне  урып-җыю эшендә Чистайдан килгән комбайнчылар булышты, алар белән бөртекләтә исәп-хисап ясадым. Бөртек фуражы запасы бар, шулай ук 2019 ел уңышы өчен мин 70 гектар көзге бодай чәчтем. Печән һәм салам да җитәрлек,  миндә бары тик сусыл азык кына юк.
Тора-бара хуҗалыкта техника да пәйда була. Хәзер Т-150, ике МТЗ-82 тракторлары бар, шуларның берсе КУН белән. Барлык тракторларда да Айрат Шакиров үзе эшли, тик шунысын да яшерми, яхшы гына хезмәт хакына менә дигән механизаторны эшкә алыр идем, ди ул.
Хәзергесе вакытта  сыерларның барысы да ясалма ысул белән орлыкландырылган, беренче бозаулар 2019 елның февраль башында көтелә. 400 кг-нан артык күләмдә көндәлек сөтне фермер һәр килограммын 16 сумнан Аксубайдагы шәхси эшмәкәргә сата. 
- Сөт - хуҗалык өчен көндәлек һәм тотрыклы табыш ул  һәм мин киләчәктә дә үз хуҗалыгымны үстерергә ниятлим, - дип сөйли Айрат. - Бозаулар өчен бина  бар  һәм тана бозауларны көтүлекне яңарту өчен үстерәчәкбез.
Шунысы  сөендерә, безнең районда җитештерүнең төрле өлкәләрендә бизнес белән шөгыльләнергә теләүче эшлекле кешеләр байтак. Үз чиратында, менә шуның белән халык муллыкка ирешә, өстәмә эш урыннары булдырыла, ә район  бюджетына салым түләүләре керә һ.б., бу нәтиҗәдә районның алга таба социаль – икътисади  үсешенә китерә.
Азат Мусин 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев