Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Азык хәзерләү кызган чак

    "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалында язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп оптималь срокларда башкарып чыктылар. Сабан культураларының бердәм шытымнары көпшәгә утырса, уҗымнар чәчәккә бөреләнә. Бу көннәрдә исә хуҗалыкта югары темпта азык хәзерлиләр.

    -Безнең филиалда 8500 баштан артык мөгезле эре терлек асрала, - дип сөйли филиал директоры Наил Сабиров. -Аларны нәтиҗәле һәм тук кышлату өчен безгә 6 мең тонна печән хәзерлисе, 20 мең тоннадан артык сенаж һәм 40 мең тонна силос (силоска 3,5 мең гектар кукуруз чәчелде, чәчүлекләрнең 80%ында рәт аралары эшкәртелде) саласы бар.
    Быел печәнне май азагында ук хәзерли башладылар, бәхеткә көннәрнең җылы торуы һәм яңгырлар булу күпьеллык үләннәрнең үсеп китүенә булышлык итте.
    -26 майда Тубылгы Тау бүлекчәсендә беренче дистә тонна печән хәзерләнде, - дип дәвам итте Наил Гаяз улы. -16 июньгә 1,5 мең гектардан артык мәйданда печән чабылды, хәзергә безнең 2 мең тоннадан артык печәнебез бар, 5,5 мең тонна сенаж салдык.
    Акъяр бүлекчәсендә чокырны инде яптык, хәзер Тубылгы Тау бүлекчәсендә кояшта киптерелгән яшел кузаклы күпьеллык үлән массасын салабыз.
    -Шул чаклы мал-туарга азык хәзерләү өчен мобиль мехотрядлар кирәктер, сенажның сыйфаты аны тиз арада салуга бәйле бит. Сездә бу эш ничек оештырылган?
    -Әйе, без кыска срокларда яхшы итеп тыгызлап сенаж траншеяларын тутырырга тырышабыз, - диде филиал директоры. -Бүген 30 дан артык берәмлек техника азык хәзерләү белән мәшгуль, шуның 10 пресс-җыйгыч техника - печән хәзерләүдә. Чистай элеваторыннан 4 берәмлек техника белән мехотряд килде (2 азык җыю комбайны һәм 2 КамАЗ). Барлык механизаторлар һәм шоферлар намуслы эшлиләр.
    Ә печәннең сыйфатын саклау өчен без аны складларга һәм өсте ябулы ындыр табакларына ташыйбыз.
    -Механизаторлар арасыннан кемне билгеләп үтәргә мөмкин?
    -Нигездә, бөтенесе дә намуслы эшли, - ди филиалның баш агрономы Илдар Хәбибуллин. -Орден иясе, тәҗрибәле механизатор Ринат Сөләйманов "Магдонда" (600 га җыештырып алган), пресс-җыйгычта Валентин Кондеев бик шәп эшлиләр, "Полесье" комбайнында Нәкыйп Дәүләтшин көн саен терлекләрне яшел азык белән тулысынча тәэмин итеп тора, КамАЗ шоферлары Ильяс Садретдинов, Йосыф Хәкимов, Фәнис Абдуллин, Илшат Фәттахов һәм МТЗ-1221 дә Раил Хәлиуллин яшел масса ташуда тырышып эшлиләр.
    Әңгәмәдәшләремнең икесе дә Акъярдан яшь механизатор Рәзил Галимовның намуслы һәм сыйфатлы эшләвен аерым билгеләп үттеләр, ул "Полесье" комбайнында 1000 гектардан артык күпьеллык үләннәрне җыештырган инде.
    Механизаторларның барысы да хезмәт хакы һәм премия түләү шартлары белән таныштырылган, ә хуҗалыкта хезмәт хакын май аена биргәннәр.
    Гомумән, хуҗалык игенчеләре күтәренке кәеф белән эшлиләр, терлекләр өчен җитәрлек күләмдә азык хәзерләнер дип уйлыйбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: