Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Азык хәзерләү – мөһим бурыч

    Район хуҗалыкларында азык запасы һәр көн саен артып тора. Печәнгә чабылган күпьеллык үләннәрнең беренче катын җыеп алганнан соң авыл хуҗалыгы оешмалары сенаж сала башладылар. -Терлекләрне нәтиҗәле кышлату өчен 47 мең тонна сенаж, 9 мең тонна печән, 52 мең тонна силос һәм 13 мең тонна фураж кирәк, - дип сөйли район...

    Район хуҗалыкларында азык запасы һәр көн саен артып тора. Печәнгә чабылган күпьеллык үләннәрнең беренче катын җыеп алганнан соң авыл хуҗалыгы оешмалары сенаж сала башладылар.
    -Терлекләрне нәтиҗәле кышлату өчен 47 мең тонна сенаж, 9 мең тонна печән, 52 мең тонна силос һәм 13 мең тонна фураж кирәк, - дип сөйли район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов. -7 июльгә 16 мең тонна печән хәзерләнде (шуның 2,5 мең тоннасы халыкка хезмәт хакы хисабына яки җир пайларын арендалаган өчен таратылды), 21 мең тонна сенаж салынды (бу ихтыяҗның 40%-ы). Әле хуҗалыкларда узган елдан калган азык запасы - 25 мең тонна печән, 5 мең тонна сенаж һәм 13,5 мең тонна силос бар (әлбәттә, аларның сыйфатын әйбәт дип булмый). Шунлыктан яңа, сыйфатлы, сусыл азыкларны күбрәк хәзерләргә омтылырга кирәк. Бигрәк тә июнь аендагы корылык һәм эсселек аркасында бөртекле культуралар уңышын шактый югалткан бер вакытта бу мөһим нәрсә.
    -Бүгенгесе көндә ике агрофирма һәм "Игенче" ҖЧҖ сенаж салу белән мәшгуль, - дип билгеләп үтте Леонид Богомолов. -Шушы көннәрдә башка хуҗалыклар да бу эшкә керешәчәкләр. Кызганычка каршы, вак фермер хуҗалыклар безнең тәкъдимнәргә колак салмыйлар, сенаж салу белән шөгыльләнмиләр.
    ...Без "Кулон" агрофирмасының Черемухово бүлекчәсендә булдык, биредә сенаж салу оешкан төстә бара. -1000 тоннадан артык печән хәзерләгәннән һәм эшчеләргә 1 әр тонна (өч рулон) таратканнан соң без сенаж салу эшенә керештек, - дип сөйли бүлекчә начальнигы Александр Килеев. -Өч көн эчендә 1100 тоннадан артык яшел азык сала алдык. Яңгыр аркасында бер көнлек өзеклектән соң 700 гектардан артык мәйданны биләгән берьеллык үлән кырларына күчтек. Барлык масса сенажга китәчәк (яшел азыкка 100 гектар калдырабыз).
    Азык җыю звеносы "Магдон" (аның белән Анатолий Еремин идарә итә), ДОН-680 (Юрий Малолетков идарә итә), КСК-100 (Михаил Дорогин эшли), "Марал" (Николай Шилов) техникаларыннан тора. Яшел масса ташу эшендә биш МАЗ автомашинасы һәм бортлары озынайтылган тәгәрмәчле ике МТЗ-1221 тракторы мәшгуль.
    Звено һәр минутның кадерен белеп эшли һәм көн саен кимендә 300 тонна яшел масса салына.
    -Уңышлы кышлату өчен безгә кимендә 4000 тонна сенаж һәм 4500 тонна силос (кукуруз 600 гектар мәйданны били) әзерләргә кирәк, - дип дәвам итте сүзен Александр Килеев. -Җәйге чорда әлеге төр азыкларны хәзерли алырбыз һәм терлекләрне туклыклы азык белән тәэмин итәрбез, дип уйлыйм, -ди ул.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: