Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Баш саны арттырылмаса – субсидия булмаячак

    Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында Петропавел авыл җирлеге территориясендә үткән киңәшмәдә быел терлекчелектәге 9 айлык эш нәтиҗәләре тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

    Киңәшмә башланганчы җыелган халык "Скоков Н.А." КФХ-ның терлекчелек фермалары территориясен карап әйләнде. КФХ башлыгы Николай Скоков быел фермаларны ремонтлау һәм үзгәртеп кору буенча нәрсәләр эшләнүе хакында сөйләде.
    Әйтергә кирәк, эшләнгән эш байтак. Бу максатларга 4 млн. сумнан артык акча тотылган, 200 баш сыерга ферма булган (2017 елның язына ул мал белән тутырылачак), сөтүткәргеч сузылган, сенаж чокыры ясалган.
    - Без авыл хуҗалыгына гамәлдәге программаларны керткән республикабыз җитәкчеләренә рәхмәтлебез, - дип билгеләп үтте Николай Скоков.
    - Бу безнең өчен бик әйбәт финанс ярдәме. Киләсе елга без бәйгә куймыйча гына симертүдәге МЭТ-не тоту (асрау) өчен тагын мәйданчык ачарга ниятлибез. Отышлы югары маржиналь культура: 200 га мәйданда көнбагыш игү ниятебез бар.
    - Фермаларны, механика мастерскойларын, сенаж чокырларын ремонтлау, үзгәртеп кору буенча республика программалары 2017 елда да гамәлдә булачак, - дип ассызыклады Вячеслав Козлов. - Быел алардан "Козлова М.И.", "Вәлиев Ф.Р.", "Архангельское", "Зубов В.С." КФХ, "Игенче" ҖЧҖ файдаланды һәм бу бик әйбәт. Район буенча, тулаем алганда, республика программалары буенча авыл хуҗалыгында 11 объект, шул исәптән 7 терлекчелек фермасы төзелде.
    Терлекчелек фермаларында булганнан соң Петропавел АМЙда киңәшмә булып узды. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов 9 айда терлекчелектә алып барылган эшкә җентекле анализ белән чыгыш ясады.
    Җитештерү күрсәткечләре
    - Кызганычка каршы, нәтиҗәләр безне бер дә бизәми, кайбер күрсәткечләр буенча без 2015 ел дәрәҗәсеннән начаррак эшлибез, - дип билгеләп үтте ул. - МЭТ, дуңгызлар һәм сарыкларның баш саны узган ел дәрәҗәсеннән кимерәк, 2015 ел белән чагыштырганда сөт 95% кына сатылган, бозаулар үрчеме дә узган ел дәрәҗәсеннән түбән. Терлекләр сату (139%), дуңгыз балалары алуның (131%) үсешен һәм мал кырылуның кимүен уңай яктан билгеләп үтәргә мөмкин.
    "Зубов В.С.", "Анисимов О.А.", "Нурхамәтов З.М.", "Вәлиев Ф.Р.", "Савельев А.А.", "Садыйков М.Х." һәм "Скоков Н.А." КФХда МЭТнең баш саны 2015 ел дәрәҗәсеннән югары, ә менә "Козлова М.И.", "Әхмәтвәлиева Г.Г.", "Архангельское" КФХ , "Кулон" һәм "Яңа Чишмә" агрофирмаларында терлекләрнең баш санын киметкәннәр.
    1 октябрьгә 2015 ел дәрәҗәсенә карата атларның баш саны да кимү (16 башка) күзәтелә, алар барлыгы 776 баш калган.
    Сөт җитештерүдә 2015 ел дәрәҗәсенә җитешә алмыйбыз, 1000 тонна сөт кимрәк сатылган, барлыгы 19398 тонна җитештерелгән. 9 айда бер баш сыердан савып алынган сөт 3780 килограмм тәшкил итә.
    9 айда 4186 баш бозау алынган, бу узган ел дәрәҗәсеннән 141 башка кимрәк, 100 баш сыерга исәпләгәндә 65 бозау алынган.
    Кайбер хуҗалыкларның МЭТ-не үрчем алудан күбрәк тоту очраклары борчу тудыра. Бу хәл "Яңа Чишмә" а/ф, "Архангельское", "Козлова М.И." КФХ-да һәм "Кулон" а/ф-да күзәтелә. Ә менә "Нурхамәтов З.М.", "Вәлиев Ф.Р.", "Зубов В.С.", "Скоков Н.А." КФХ бу хәлгә юл куймыйлар, нәтиҗәдә аларның МЭТ саны арта.
    - 2017 елның 1 гыйнварына барлык төр терлек саны узган елгы дәрәҗәдән ким булмаска тиеш, - дип ассызыклады район башлыгы Вячеслав Козлов. - Шулай булмаганда, авыл хуҗалыгы оешмалары республика тарафыннан терлекчелеккә бүлеп бирелә торган субсидияне югалтачаклар.
    Икътисадый күрсәткечләр
    Авыл хуҗалыгы идарәсенең икътисад буенча консультанты Энҗе Шәйдуллина хуҗалыкларның икътисадый хәленә анализ ясады.
    Агымдагы елның 9 аенда хуҗалыкларга кергән акчалата керем 685,7 млн. сум тәшкил иткән, бу 2015 ел дәрәҗәсенә карата 113% тәшкил итә. Керемнең 30%-ы үсемлекчелеккә (205 млн. сум) һәм 70%-ы терлекчелеккә (480 млн. сум) туры килә.
    Уртача бер эшчегә 600 мең сумлык продукция җитештерелгән һәм сатылган. Бу нисбәттән "Вәлиев Ф.Р.", "Козлова М.И." (950 -960 мең сум) КФХда күрсәткечләр яхшы, ә менә "Нурхамәтов З.М.", "Зубов В.С." һәм "Яңа Чишмә" а/ф-да бер эшчегә туры килгән акчалата керем барлыгы 400 - 460 мең сум гына тәшкил итә.
    Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2-3 ел арасында ел нәтиҗәләре буенча бер хезмәтчәнгә туры килгән акчалата керемне (выручка) 2 млн. сумга җиткерү бурычы куйды.
    Авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы 13 мең сумнан аз гына артыграк. "Яңа Чишмә" а/ф, "Игенче" ҖЧҖ-тә ул 13-15 мең сум тәшкил итсә, фермер хуҗалыклары ("Козлова М.И.", "Вәлиев Ф.Р., "Нурхамәтов З.М.", "Зубов В.С.") үз хезмәткәрләренә уртача район күрсәткеченнән кимрәк түлиләр, 10 мең сумнан түбәнрәк булган очраклар да бар. Хезмәткә түләүгә шундый караш яшәгәндә хезмәткәрләрне саклап калу көннән-көн авырлаша барачак.
    9 айда районның авыл хуҗалыгы оешмаларына 67,6 млн. сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән, шуның 44,6 млн. сумы - үсемлекчелеккә, 17,3 млн. сумы терлекчелеккә һәм 4 млн. сум чамасы - ШЯХ-га ярдәм итүгә.
    Шул тиклем күрсәтелгән дәүләт ярдәменең нәтиҗәсе нинди соң? "Козлова М.И.", "Козлов В.А.", "Вәлиев Ф.Р.", "Архангельское" КФХ-да, "Яңа Чишмә" а/ф-да аны уңай дип атарга мөмкин, биредә 1 сум субсидия акчасына алган үз керемнәре (акчалата выручка) 10 - 16 сум тәшкил итә. Ә менә "Нурхамәтов З.М.", "Скоков Н.А.", "Артемьева Л.Р." КФХ-да бу күрсәткеч нибары 4 - 6 сум тәшкил итә, тиешле нәтиҗә юк, дияргә мөмкин.
    Район хуҗалыкларының яртысында гына дәүләт ярдәменнән башка җитештерүдә рентабельлелек уңай, шунлыктан җитештерүдә нәтиҗәлелекне арттыру өстендә тырышып эшлисе бар.
    Киңәшмәгә йомгак ясап, Вячеслав Козлов терлекчелектә булган хәзерге хәлләргә анализ ясады, барлык терлекләр дә араннарда асрауга куелырга һәм ашату, карау кышкы рационда оештырылырга тиеш, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук хуҗалык җитәкчеләренең игътибарын җирне туңга сөрүне тизрәк төгәлләргә һәм техниканы кышкы саклауга куюга юнәлтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: