Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бертуган гаревлар алдынгылыкны бирмәделәр

Район авыл хуҗалыгы идарәсе уңышны урып-җыюда катнашучы комбайнчылар һәм шоферлар арасындагы хезмәт ярышының чираттагы бишкөнлегенә йомгак ясады. Бишкөнлек алдынгыларына кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Бишкөнлек алдынгыларының күбесе "Кулон" агрофирмасыннан.
Комбайнчы Александр Кочетов ярдәмчесе Сергей БАДЯЕВ белән "Мега-360" комбайнында 5 көндә 382 тонна бөртек суктырган, ә урып-җыю эшләре башланганнан бирле - 1414 тонна.
Комбайнчы Рәйхан ХӘЛИУЛЛИН ярдәмчесе Альберт ХИСАМЕТДИНОВ белән Нью-Холланд комбайннары арасында инде икенче бишкөнлек алдынгылары булып торалар. 5 көндә алар 191 тонна бөртек суктырганнар, ә барлыгы - 1152 тонна.
Ә менә Владимир ГАРЕВ ярдәмчесе Александр ГАРЕВ белән "Акрос-580" комбайннары арасында өч бишкөнлектә дә алдынгылыкны бирмәделәр. Алар бишкөнлектә 509 тонна бөртек суктырганнар, барлыгы - 1962 тонна.
СК-5 "Нива" комбайннары арасында 5 көндә яхшы күрсәткечләр "Козлова М.И." КФХ-дан Владимир ШЕРСТОБИТОВТА. Николай 5 көн эчендә - 249 тонна, ә урып-җыю башланганнан бирле 936 тонна бөртек суктырган.
Шоферлар арасында "Кулон" а/ф-дан Николай ЕГРАШКИН алда бара. 5 көн эчендә ул комбайннардан ындыр табагына 654 тонна бөртек ташыган, ә барлыгы - 1000 тоннадан артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев