Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Безнең юртаклар – республика Сабан туе призерлары

Казан ипподромында республика Сабан туена туры китереп үткәрелгән юртаклар узышында Яңа Чишмә юртаклары призлы дүрт урын яулаган.

Ике яшьлек  орлов токымлы юртаклар узышында “Офалина“ атында атта оста йөрүче Марат Фәйзуллин җиңү яулаган. Шул ук узышта “Банда“ юртагында Азамат Абелев өченче булып килгән. Әлеге атларның икесе дә безнең  ат заводыныкы – Николай Скоков атлары.
Аның тагын бер  юртагы – атаклы “Дракон“ 4 яшьлек рус һәм америка токымлы атлар арасында дүртенче булып килгән (бусы да призлы урын, мондый узышларда 5 беренче призлы урын билгеләнгән). “Дракон“ аты белән Марат Фәйзуллин идарә иткән.
Шунысы да сөендерә, яшь фермерлар да ат үрчетүчелек белән шөгыльләнә башлаган һәм аларның атлары яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Геннадий Большаков  идарәлегендәге “Клеопатра“ юртагы үз йөгерешендә беренче булган.  Ул яшь фермер Александр Козлов аты.
Юртаклар узышында призлы урыннарны яулаучыларның барысы да саллы гына акчалата бүләккә ия булган.
Атлары яхшы чыгыш ясаган өчен Николай Скоковны һәм Александр Козловны котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңү яулауларын телибез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев