Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бишкөнлек алдынгыларына премияләр тапшырдылар

Район авыл хуҗалыгы идарәсе язгы кыр эшләре чорында механизаторлар арасында хезмәттәшлек ярышының икенче бишкөнлегенә йомгак ясады. Уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда "Яңа Чишмә" а/ф-дан Рамил ГЫЙМРАНОВ һәм "Козлова М.И." КФХ-дан Михаил КРЯЖОВ алдынгылар арасында. Рамил РОСА агрегатында 5 көндә 814 гектар мәйданда чәчүлекләрне тукландырса (барлыгы 2604 га), Михаилда бу күрсәткеч...

Район авыл хуҗалыгы идарәсе язгы кыр эшләре чорында механизаторлар арасында хезмәттәшлек ярышының икенче бишкөнлегенә йомгак ясады.

Уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда "Яңа Чишмә" а/ф-дан Рамил ГЫЙМРАНОВ һәм "Козлова М.И." КФХ-дан Михаил КРЯЖОВ алдынгылар арасында. Рамил РОСА агрегатында 5 көндә 814 гектар мәйданда чәчүлекләрне тукландырса (барлыгы 2604 га), Михаилда бу күрсәткеч 423 га (649 га).
Туңга сөрелгән җирләрне, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауда "Кулон" а/ф-дан Михаил НОВИКОВ (746 га) һәм "Яңа Чишмә" а/ф-дан Илдар ЕНГУЛАТОВ (449 га) бишкөнлек алдынгылары булганнар.
Сабан культуралары чәчүдә иң яхшы күрсәткечләр "Кулон" а/ф-нан Исхак НӘҖИПОВНЫКЫ (282 га), "Яңа Чишмә" а/ф-нан Николай СЕЛИФОНОВ һәм "Козлова М.И." КФХ-нан Михаил БАРСУКОВНЫКЫ (250 га).
Район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов бишкөнлек алдынгыларына кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырдылар.
Азат МУСИН
Вячеслав Козлов Николай Селифоновка әләм белән премия тапшыра.
Леонид Богомолов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев