Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бишкөнлек җиңүчеләре билгеләнгән

Район авыл хуҗалыгы идарәсе игеннәрне урып-җыюда комбайнчылар һәм шоферлар арасында хезмәт ярышының 2 нче бишкөнлегенә нәтиҗә ясаган.

“Лексион” комбайнчылары арасында “Козлова М.И.” КФХ дан Михаил БАРСУКОВ (рәсемдә уртада әләм белән) җиңүче булган. Ул урып-җыю эшләре башланганнан бирле 447 тонна бөртек суктырган (5 көндә 266 тонна).
“Нью-Холланд” комбайнчылары арасында “Закрома” ҖЧҖ дән Алексей Козловның күрсәткечләре яхшы. Ярдәмчесе Татьяна Козлова белән алар урып-җыю эшләре башланганнан бирле 347 тонна бөртек суктырганнар.
“Мега” комбайнчылары арасында шул ук хуҗалыктан Александр Кочетов рәттән икенче тапкыр бишкөнлек җиңүче булган. Ярдәмчесе Павел Семенов белән алар урып-җыю эшләре башланганнан бирле 409 тонна бөртек суктырганнар (5 көндә – 151 тонна).
СК-5 “Нива” комбайнчылары арасында “Агро-Основа” ҖЧҖ дән Рафаэль ХӘМЗИН да рәттән икенче тапкыр 5 көнлек җиңүчесе булган. Ярдәмчесе – улы Рәзил Хәмзин белән алар 5 көндә 117 тонна бөртек суктырганнар (барлыгы – 214 тонна). ”Закрома” ҖЧҖ дән Александр ПАРФЕНОВ 5 көнлектә иң яхшы шофер дип танылган. МАЗ а/м-да урып-җыю эшләре башланганнан бирле ул комбайннардан ындыр табагына 823 тонна бөртек ташыган (5 көндә – 397 тонна).
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид богомолов бишкөнлек җиңүчеләренә кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырды.
Азат Мусин.
Л.Богомолов фотосы
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев