Бишкөнлек нәтиҗәләре буенча иң яхшысы
Уңыш урып-җыюда дүртенче бишкөнлек нәтиҗәләре буенча комбайннардан ындыр табагына бөртек ташуда "Кулон" а/ф шоферы Вилдан Шамил улы Ногманов иң яхшысы дип танылды. Ул "Кулон" агрофирмасы оештырылган көннән бирле анда шофер булып эшли (аз гына бүленеп алу белән). Вилдан әтисе сайлаган юлдан киткән - Шамил абый да "Красный Октябрь" ТҖХда бик...
Уңыш урып-җыюда дүртенче бишкөнлек нәтиҗәләре буенча комбайннардан ындыр табагына бөртек ташуда "Кулон" а/ф шоферы Вилдан Шамил улы Ногманов иң яхшысы дип танылды.
Ул "Кулон" агрофирмасы оештырылган көннән бирле анда шофер булып эшли (аз гына бүленеп алу белән). Вилдан әтисе сайлаган юлдан киткән - Шамил абый да "Красный Октябрь" ТҖХда бик яхшы шофер булган. Бүген Вилдан комбайннардан ындыр табагына бөртек ташу эше белән мәшгуль. Аның МАЗы һәрвакыт төзек хәлдә һәм урып-җыю чорында ул 11390 тонна-километр күләмендә эш башкарган, барлыгы 1627 тонна бөртек ташыган. Агрофирма җитәкчелеге аны намуслы, эшне төгәл үтәүчән хезмәткәр буларак билгеләп үтә.
Ринат Фәсахов күчмә кызыл әләм һәм акчалата премияне аңа турыдан-туры кырда тапшырды.
Рәсемдә: Вилдан Ногманов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев