Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бөртеклеләрне җыю тәмамлана

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча 22 августка 31,6 мең гектар бөртекле культуралар җыеп алынган, бу барлык бөртекле культуралар мәйданының 84 %ын тәшкил итә.

600 гектар сабан бодае, 400 гектар арпа һәм 600 гектар бөртеккә кукуруз  җыеп аласы бар. Бөртекле культураларның уртача уңышы гектарыннан 23,2 центнер тәшкил итә.
Техник культуралар 12,5 мең гектар мәйданда җыелган (46%). Әлегә 5000 гектар рапс, 1400 гектар җитен, 1700 гектар горчица һәм 5300 гектар май орлыгы өчен көнбагыш суктырылмаган. Техник культураларның уртача уңышы - гектарыннан 8 центнер.
Көзге культуралар чәчү дәвам итә. 6 мең гектар чәчелгән, шул исәптән 5 мең гектарга якынын көзге бодай били. Чәчү планы әлегә 35% ка үтәлгән (барлыгы 15,5 мең гектарга якын чәчеләчәк).
Җир сөрү эшләре 17,2 мең гектарда башкарылган. Бу көзге төп эшкәртүне үткәрергә тиешле барлык мәйданнарның 36 %ын тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев