Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бәрәңге тәмле һәм экологик яктан чиста булырга тиеш

2010 елгы корылыктан соң бакчачылар әйбәт уңыш алу өчен әле һаман җир кишәрлекләрен игә китерә алмыйлар. Колорадо коңгызыннан тыш каты корт, ябалакбаш ишәйде. Корткычлардан кала әле үсемлек авырулары да: фитофтороз, кутыр, төрле черек авырулары, шиңү кебек авырулар баш калкытты.

Яшелчәләрдән, аерым алганда бәрәңгедән, ничек итеп мул уңыш үстерергә, корткычлардан һәм авырулардан аларны ничек сакларга - "Россельхозцентр" Чистай районара бүлегенең үсемлекләрне саклау буенча әйдәп баручы белгече Михаил Миронов яңачишмәлеләр белән үз белемнәрен уртаклашты. Ул халыкка химик саклану чаралары кулланмаска киңәш итә. Иң әйбәте - әче туфраклы җиргә көл кертү, бәрәңге уңышын җыеп алгач шул урынга горчица, рапс, шалкан чәчү (авыруларны юк итү өчен), бәрәңге орлыгын алыштыру, аларны бор кислотасы эремәсе белән эшкәртү, марганцовка сиптерү, участокларга бары черегән тирес кенә чыгару (черемәгәне кутыр авыруын арттыра). Яңгыр суалчаннары туфракның сәламәт булуы хакында сөйли, колорадо коңгызы личинкаларын камка, подизус - кандала һ.б. юк итә. Алар химик препаратлардан да үләләр. Үсемлекләрне саклауның иң әйбәт чаралары - биопрепаратлар куллану. Алар турында ТР буенча "Россельхозцентр" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең баш агрохимигы Марина Быкова сөйләде.
-Биосаклагыч безгә ни бирә?
-Беренчедән, чиста продукция, икенчедән, аларны куллану кеше сәламәтлегенә зыян китерми. Өченчедән, дүртенчедән - туфрак сәламәтләнә, акча янга кала.
-Биологик саклау чараларын кайдан сатып аласы?
-Аларны ТР буенча "Россельхозцентр" ФГБУ филиалы сата. Махсус кибетләрдән дә алырга мөмкин, тик ялганнарыннан сак булу сорала.
Район халкына исә Яңа Чишмәдәге орлыкчылык инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ашыгыгыз, вакыт көтми. Уңышлар сезгә, бакчачылар!
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X