Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бәрәңгене дөрес утыртырга

Чәчү өчен дөрес итеп хәзерләнгән бүлбеләр авыруга бирешми. Уңышы әйбәт булсын өчен чәчәр өчен бәрәңгене дөрес итеп ничек хәзерләргә, - районда орлыкчылык буенча белгеч, Россельхозцентрның район бүлеге начальнигы Рәфис Зиниятуллиннан без шул хакта сораштык. -Соңгы елларда шәхси хуҗалык тотучылар бәрәңге уңышының начар булуыннан зарланалар. "Яздан көзгә чаклы бәрәңге эшләп гомер...

Чәчү өчен дөрес итеп хәзерләнгән бүлбеләр авыруга бирешми. Уңышы әйбәт булсын өчен чәчәр өчен бәрәңгене дөрес итеп ничек хәзерләргә, - районда орлыкчылык буенча белгеч, Россельхозцентрның район бүлеге начальнигы Рәфис Зиниятуллиннан без шул хакта сораштык.
-Соңгы елларда шәхси хуҗалык тотучылар бәрәңге уңышының начар булуыннан зарланалар. "Яздан көзгә чаклы бәрәңге эшләп гомер үтә, нәтиҗәсе - юк",- диләр алар. "Бәрәңге уңышын арттыру өчен нәрсә эшләргә кирәклеген әйтсәгез икән?"
- Чәчү әйләнеше үтәлмәгәнлектән дә бәрәңге уңышы кими, нәтиҗәдә авыру тудыручылар ишәя генә бара. Безнең бакчаларда гел бер урынга ел саен бәрәңге утыртыла. Әле аның орлыгын да алыштырмыйбыз - күп еллар үзебездә булган бәрәңге орлыгы чәчәбез, 4-5 ел саен сортларны алыштыру тәкъдим ителә, иң әйбәте үзебезнең илнекен алырга, чит илдән кертелгәннәренең бер-ике елдан уңышы кими.
-Бакча тотучыларга бәрәңгенең нинди сортларын тәкъдим итәсез?
-Киң таралган иртә өлгерә торган "Тимо" сорты туфракка бик нәзберек түгел, күзләре вак, бүлбеләре ак, матур, крахмалы да күп. Озакка сузылган суыкларга да, эссегә дә чыдам. "Голубизна" сортының тәм сыйфаты югары, авыруларга, салкыннарга, эссегә дә чыдам. Грунт суларына бай туфракта үстерү өчен яраклы. Базарда "Невский" сорты - беренче урында, ул дөньяда бәрәңге сортлары арасында бүлбеләренең матурлыгы һәм ничек кенә пешерсәң дә тәмле тәме белән аерылып тора. Корылыкка чыдам, авыруларга тиз бирешми. Сутыена 1300 кг-га чаклы уңыш бирә.
Утыртасы җир җылынган (8 градус) булырга тиеш. Орлыкларның да берәр айлап җылыда тотылуы һәм киселмәгән (түгәрәк килеш) булуы шарт. Ә моның өчен көздән үк орлык өчен уртача зурлыктагы бәрәңгеләрне сайлап куярга кирәк. Әгәр дә инде бәрәңгене урталай кисәргә кирәк булса, киселгән урын кипшенсен өчен, бу эшне (бәрәңге яруны) алданрак, иртәрәк эшләргә кирәк. Күпләр үргән бәрәңге утыртуны хуп күрә. Бу очракта шуны истә тотарга кирәк: үргән үсенте 5-8 мм-дан артмаска тиеш.
Утыртыр алдыннан орлыкларны корткычлардан һәм авырулардан саклый торган препаратлар белән эшкәртергә киңәш ителә. Биологик препаратлар да бар, аны районның орлыкчылык инспекциясе аша кайтартырга мөмкин.
-Бәрәңгене ничек итеп дөрес итеп агуларга кирәк?
-Башта кулланыла торган препаратның нормасын дөрес итеп билгеләргә кирәк: препаратны инструкция буенча әзерләргә һәм сиптерергә киңәш ителә. Препаратны кирәгеннән артык кушсагыз, мондый бәрәңгене ашамагыз дияр идем, әгәр дә инде препарат тиешле концентрациядә булмаса - колорадо коңгызы моңа (агуга) игътибар итмәячәк. Пестицидлар белән эшкәртүне коры һәм аяз көннәрдә генә башкарырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев