Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бөтен игътибар – ШЯХ үстерүгә

Узган сишәмбе көнне сөт хәзерләүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, район җитәкчелеге катнашында узган район киңәшмәсендә 2015 елның 8 аенда халыкның актив эшчәнлеге каралды. Киңәшмә башлану белән Акъяр (6 аппарат), Шахмай, Зирекле, Екатериновка авылларыннан 10 шәхси йорт хуҗасына район акчасына сатып алынган сөт саву аппаратларына сертификатлар тапшырылды. Аларның барысының да хуҗалыгында 3...

Узган сишәмбе көнне сөт хәзерләүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, район җитәкчелеге катнашында узган район киңәшмәсендә 2015 елның 8 аенда халыкның актив эшчәнлеге каралды.

Киңәшмә башлану белән Акъяр (6 аппарат), Шахмай, Зирекле, Екатериновка авылларыннан 10 шәхси йорт хуҗасына район акчасына сатып алынган сөт саву аппаратларына сертификатлар тапшырылды. Аларның барысының да хуҗалыгында 3 тән артык савым сыеры бар.
Киңәшмәдә төп игътибар сөткә булган бәяләр динамикасына бирелде. 8 айда уртача сатып алу бәясе 13830 сум (тоннасы) тәшкил итә. Сентябрь аенда халык белән исәп-хисап ясауның уртача бәясе 0,5 сумга арткан (августта 13,30), һәм бу тенденция саклана. Күрше районнарда халык белән 13,14 һәм 14,5 сумнан (бер литр өчен) исәп-хисап ясаганнар.
Авылларда узган гражданнар җыеннарында сөт хәзерләүчеләрнең сыйфатлы сөт җыю белән кызыксынмаулары, сөтне тапшырганда проба алмаулары һәм исәп-хисапның җыелган сөтнең гомуми майлылыгыннан чыгып кына ясалуыннан зарланганнар. Бу алай түгел, сентябрь аенда хәзерләүчеләрнең күпчелеге тарафыннан йорт саен проба алынган (20дән 40 ка чаклы), майлылык нормаль булган. Әмма әлеге процедура намуссыз сөт тапшыручыларны ачыклау өчен генә үткәрелми, ә сөтнең майлылыгы өчен исәп-хисап ясаганда бик тә мөһим. Аерым сыйфат буенча исәп-хисап һәм аның артыннан контроль алып бару кулланышта булырга тиеш. Районда әдәпле, тапшырылган сөт өчен вакытында исәп-хисап ясаучы сөт хәзерләүчеләр бар, алардан үрнәк алу бер дә артык булмас, сөт сатып алу да артыр иде.
Сүз дә юк, ташламалы кредитлар бирелү дә ШЯХ үсешендә зур ярдәм булып тора. Бик актив АҖ ләр бар, алар кредит алудан курыкмыйлар, әмма 8 айда бер генә кредит та алмаучы АҖ ләр дә бар. Нәкъ менә эш белән мәшгуль АҖ ләр 100 йортка булган кредитлар буенча район күрсәткечен арттырган да инде - 42(+4). Алар моны файдалы дип саный: 8 айда кредитлар буенча субсидияне алар тулысынча алганнар - 3,2 млн. сум. 2015 елда районга ШЯХны үстерүгә 13 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Монда ШЯХ кредитлары буенча, сөт саву аппаратларына, ярминкәләрдә сату итү өчен транспорт чыгымнарына, шулай ук сөт саву аппаратларына, савым сыерлары һәм кәҗә асрауга, башмак таналар сатып алуга һәм мини-ферма төзелешенә булган бәяләрнең 50%ына субсидияләр керә. Субсидиянең соңгы ике төренә резерв бар, теләге булганнар район авыл хуҗалыгы идарәсенә яисә үз авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итә алалар. Җир пайлары өчен халыкка 9 млн. сумлык ашлык һәм печән бирелгән (бу төзелгән килешүләрнең 41%-ы). Калган 11 млн. сум акча өчен печән һәм ашлык бирә башлау бүгенгесе көндә беренче чиратта торган бурыч.
-Әгәр арендага җир алучы аларны бирү срогын үтәми икән - штрафка тартырга, исәп-хисап ясауны киләчәктә дә тоткарлыйлар икән, алардан җир участокларын суд аша алырга кирәк, - диде район башлыгы Вячеслав Козлов.
Сәламәт терлек кенә сыйфатлы ит белән сөт бирә. Киңәшмәдә йогышлы авырулар эпидемиясен булдырмау өчен шәхси секторда малларга ветеринар эшкәртүне вакытында үткәрергә кирәк, диелде. Ветеринар манипуляцияләр (прививкалар, анализга кан алу һ.б.) санитар таләпләргә туры китереп үтәлергә тиеш, эпидемия куркынычы яныймы, юкмы - анысы мөһим түгел. Һәр ачыкланган авыру очрагы сагайтырга һәм алда малны башка йогышлы авыру очрагына да тикшерү өчен сәбәп булып торырга тиеш. Дәвалаганнан соң да рецидив күзәтелсә, малны кичекмәстән суярга кирәк. Сөтнең майлылыгына проба алудан тыш, анда авыру тудыручыларны ачыклауга да һәрдаим проба алырга, анализ ясарга кирәк.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X