Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Чәчү алдынгыларына премияләр тапшырылды

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе язгы кыр эшләрендә механизаторларның хезмәт көндәшлеге атнасына йомгак ясады.

Район башлыгы Егор Тарнавский һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Леонид Богомолов кырда механизаторлар белән очрашып, алдынгыларга акчалата премияләр һәм кызыл флаглар тапшырдылар.

Атна йомгаклары буенча көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда иң яхшы механизаторлар булып «АгроРаздолье» ҖЧҖеннән Александр КОЧЕТОВ һәм Валерий ЛЕОНТЬЕВ танылдылар, алар бер атнада 860 һәм 762 гектар җирне тукландырдылар.

Туңга сөрүдә иң яхшы күрсәткечләр «Скоков Н.А.» КФХыннан Николай ЯНОВта (257 га) һәм «АгроРаздолье» дан Тәбрис ҖАББАРОВта (атнага 2025 га).

Сабан культуралары чәчүдә атна алдынгылары булып «Скоков Н.А.» КФХыннан Анатолий УШАКОВ танылды, ул бер атнада 869 га (чәчү башланганнан бирле 1719 га) чәчкән һәм «АгроРаздолье» ҖЧҖеннән Владимир МИХАЙЛОВ (чәчү башланганнан бирле 2698 га) чәчкән.

Исегезгә төшерәбез, механизаторлар тукландыруда һәм культивацияләүдә – 3000әр сум, чәчүдә 5000 сум премия ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев