Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Чәчү алдынгыларына – акчалата премияләр

Районда иртә сабан культуралары чәчү, нигездә, төгәлләнде, хәзер хуҗалыклар соңгы культураларны, кукуруз чәчәләр. Шулай ук чәчүлекләрне карау, чүп үләннәре һәм корткычлар белән көрәш эшләре дә башлана. Үткән атна ахырында район авыл хуҗалыгы идарәсе язгы кыр эшләрендә механизаторлар арасында хезмәт ярышының чираттагы бишкөнлегенә нәтиҗә ясады. Туңга сөрелгән җирләрне, уҗымнарны һәм күпьеллык...

Районда иртә сабан культуралары чәчү, нигездә, төгәлләнде, хәзер хуҗалыклар соңгы культураларны, кукуруз чәчәләр. Шулай ук чәчүлекләрне карау, чүп үләннәре һәм корткычлар белән көрәш эшләре дә башлана.
Үткән атна ахырында район авыл хуҗалыгы идарәсе язгы кыр эшләрендә механизаторлар арасында хезмәт ярышының чираттагы бишкөнлегенә нәтиҗә ясады.
Туңга сөрелгән җирләрне, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауда "Кулон" а/ф-дан Валентин ПРЫТКОВ алдынгы дип танылган. Ул 5 көн эчендә 453 гектар (барлыгы 1534 га) тырмалаган.
Культивацияләүдә "Яңа Чишмә" а/ф-ның Тубылгытау бүлекчәсеннән Илдус ГАЗИЗОВ бишкөнлек җиңүчесе булган. Биш көн эчендә ул 326 гектар сөрелгән җирләрне культивацияләгән.
Сабан культуралары чәчүдә "Яңа Чишмә" а/ф-дан Вәсил СӘЙФЕТДИНОВ (632 га), "Кулон" а/ф-дан Сергей НАСЕЙКИН (666 га) һәм "Скоков Н.А." КФХ-дан Сергей УШАКОВ (571 га) алдынгылар булганнар.
Алдынгыларның һәммәсенә дә кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылды
.
Азат МУСИН
"Яңа Чишмә" а/ф-ның Акъяр бүлекчәсе механизаторы Вәсил Сәйфетдинов (рәсемдә уңда) бу көннәрдә күршеләренә - шахмайлыларга булыша. Рәсемдә ул "Яңа Чишмә" а/ф-ның Шахмай бүлекчәсендә башкаручы директор Рәмис Сәлахов белән.
Леонид Богомолов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев