Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Чәчү эшләре башланды

Районның күпчелек авыл хуҗалыгы оешмалары язгы кыр эшләренә керештеләр. Бу көннәрдә, нигездә, күпьеллык үләннәр һәм уҗым культураларын минераль ашламалар белән (алар булган җирдә) тукландыру, шулай ук туңга сөрү һәм күпьеллык үләннәрне тырмалау бара.

"Агро-Основа”җәмгыятендә эш оешкан төстә башланган. Агрофирма җитәкчесе Илдар Гарифуллин әйтүенчә, барлык бүлекчәләрдә дә кыр эшләренә керешкәннәр, көн саен 14-15 агрегат эшли.
-18 апрельгә 1100 гектар күпьеллык үлән һәм 1500 гектар көзге культураларны тукландырдык, - ди ул. - Ашламаны 1 гектарга 100 кг исәбеннән кертәбез, «Роса» агрегатында Рамил Гыймранов бик яхшы эшли.
Күпьеллык үләннәрне (800 гектардан артык эш башкарылган) һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалауда (400 гектарга якын) Илһам Миннебаев, Шәүкәт Динушев, Дамир Минабетдинов, Нәкыйп Дәүләтшин, Илһам Хамәтҗанов, Рөстәм Сәлахов, Илһам Шәмиев, Илдус Газизов, Ринат Әбдрәфыйков, Алексей Митрофанов, Айрат Таһиров һәм Валентин Кондеевлар намуслы хезмәт куялар.
... Валентин белән без басуда очраштык, ул МТЗ-1221 тракторында туңга сөрелгән җирләрне тырмалый иде. Ул 20 елдан артык туган хуҗалыгында механизатор булып хезмәт куя, 10 елга якын бу тракторда эшли инде.
- Язын тырмалау һәм культивацияләү белән шөгыльләнәм, аннары чәчүдә, җәен - терлек азыгы әзерләүдә, - дип сөйли Валентин (рәсемдә).
Һава торышы уңай булган очракта, «Агро-Основа» ҖЧҖ, туфракта дым җитәрлек булганда, кыр эшләренең төп өлешен иң оптималь срокларда төгәлләргә ниятли.

Азат МУСИН.
 Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев