Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Чәчү эшләрендә студентлар булышачак

    Алда торачак язгы кыр эшләрендә Чистай совхоз техникумында һәм безнең Алексеевск аграр колледжы филиалында укучы 50 дән артык студентны җәлеп итү күздә тотыла. Чистай техникумында безнең районнан 10 кеше (3-4 курс) укый һәм алар производство практикасы узарга туган авылларына кайтачак. Колледж филиалыннан 1 һәм 2 курсларда белем алучы 41 укучы...

    Алда торачак язгы кыр эшләрендә Чистай совхоз техникумында һәм безнең Алексеевск аграр колледжы филиалында укучы 50 дән артык студентны җәлеп итү күздә тотыла.
    Чистай техникумында безнең районнан 10 кеше (3-4 курс) укый һәм алар производство практикасы узарга туган авылларына кайтачак.
    Колледж филиалыннан 1 һәм 2 курсларда белем алучы 41 укучы җәлеп ителәчәк. Алар үзләренең туган хуҗалыкларына җибәреләчәк (кайберләре инде эшлиләр дә).
    Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге шушы көннәрдә Казан аграр университетын тәмамлаучы 6 кеше белән очрашачак (барлыгы 13 студент укый) һәм туган районда эшкә урнашу шартларын хәл итәчәкләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: