Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Чәчү комплексларын ремонтлауны тизләтергә кирәк

    Язгы кыр эшләре башланырга да вакыт аз калып бара, димәк техниканы һәм авыл хуҗалыгы машиналарын хәзерләүне дә тизләтергә кирәк.

    26 гыйнварга булган 297 тракторның 242-се (81%) төзек. "Кулон" а/ф-да аларның ремонты әйбәт оештырылган (95%), "Архангельское", "Игенче", "Садыйков М.Х." КФХ-да техника тулысынча чәчүгә әзер. 3130 тырманың 2662-се (64%) әзер, "Кулон" а/ф-да тырмалар тулысынча ремонтланган, "Игенче" ҖЧҖ, "Скоков Н.А.", "Козлова М.И." КФХ-да да алар чәчүгә әзер.
    158 культиваторның 96-сы (61%) чәчүгә әзер. "Вәлиев Ф.Р.", "Садыйков М.Х." КФХ, "Игенче" ҖЧҖ һәм "Кулон" а/ф-да алар тулысынча әзер.
    Ә менә орлыкларның 47%-ы (143 тән 67) гына чәчүгә әзер. Куәтле чәчү комплексларын хәзерләү әлегә начар бара. Районда алар - 13 (Яңа Чишмәдә - 6, "Кулон" а/ф-да - 7). Әлегә нибары ике комплекс кына әзер, шушы чит ил агрегатларын ремонтлар өчен акча күп кирәк. Ни генә булмасын, аларны хәзерләргә кирәк, чөнки ике агрофирманың да чәчү мәйданнары бик зур.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: