Чәчүлекләрне карауны тизләтергә
Игенчеләр өчен җаваплы чор - чәчүлекләрне карау чоры җитте. Чәчүлекләрне чүп үләннәреннән һәм корткычлардан үз вакытында эшкәртмәсәң, уңышның шактый өлешен югалтырга мөмкин. Район хуҗалыкларында сиптергечләрне кырга чыгардылар. Евгений СТАРОв 23 май көненә районда чәчүлекләрнең 12 проценты чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән, бу 9,7 мең гектарны тәшкил итә, шулай ук чәчүлекләрнең 8...
Игенчеләр өчен җаваплы чор - чәчүлекләрне карау чоры җитте. Чәчүлекләрне чүп үләннәреннән һәм корткычлардан үз вакытында эшкәртмәсәң, уңышның шактый өлешен югалтырга мөмкин. Район хуҗалыкларында сиптергечләрне кырга чыгардылар.
Евгений СТАРОв
23 май көненә районда чәчүлекләрнең 12 проценты чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән, бу 9,7 мең гектарны тәшкил итә, шулай ук чәчүлекләрнең 8 проценты корткычларга каршы эшкәртелгән, бу 3,1 мең гектарны тәшкил итә. "Татарстан" агрофирмасында чәчүлекләрне эшкәртү буенча эшләр ярыйсы оештырылган. Монда чәчүлекләрнең 25 проценттан артыграгы эшкәртелгән инде, бу 5202 гектар тәшкил итә. Көзге культураларны гербицидлар белән, арпаны, күпьеллык үләннәрне - инсекцидлар белән, борчакны һәм орлыклык күпьеллык үлән участокларын корткычларга каршы гербицидлар белән эшкәртү эшләре алып барыла.
Эшкәртелгән чәчүлекләрнең яртысыннан артыграгы агрофирманың Шахмай бүлекчәсе механизаторы Тәлгать Гатауллин (рәсемдә) өлешенә туры килә. Ул оригиналь "Роса" тракторында икенче ел эшли (Беларуссиядә "Агромашресурста" җитештерелгән). Трактор экономияле япон ягулыгы белән эшли, ул гектарына 200 грамм солярка сарыф итә. Сәгатенә 30 км тизлек белән бер барганда (үткәндә) 20 метр полоса эшкәртелә. Трактор алты тәгәрмәч (чәчүлекләргә зыян китермиләр) һәм 600 литр сыйдырышлы савыт (емкость) белән җиһазланган. Сменага 20 тапкыр эремә сала. Чәчүлекләрне төнлә, җилсез вакытта эшкәртәләр. Сменага 300 гектарга кадәр эшкәртелә. Кабинада бик уңайлы, нәкъ җиңел автомобиль кабинасында кебек.
Гадәти сиптергечләрдә механизаторлар Нәкыйп Мифтахов (Чертуш бүлекчәсеннән) һәм Илфат Шәйхетдиновлар (Акъяр бүлекчәсеннән) яхшы эшлиләр.
Якын араларда агрофирманың башка бүлекчәләрендә дә чәчүлекләрне чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәртү эшләренә керешәчәкләр.
Чәчелгән культураларны шытымнар чыкканчы һәм чыккач тырмалау мөһим агрочара булып санала. Районда бу эшләр 7,2 һәм 3,6 мең гектарда башкарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев