Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Чәчүне кайгыртып

    Уз­ган ат­на­да "Ку­лон" аг­ро­фир­ма­сын­да 2012 ел чә­чү эш­лә­ре­нә хә­зер­лек мәсь­ә­лә­лә­ре бу­ен­ча ки­ңәш­мә бу­лып үт­те. Ки­ңәш­мә­не авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ида­рә­се на­чаль­ни­гы Сер­гей Ба­ра­нов үт­кәр­де. Ев­ге­ний СТА­РОВ

    Ки­ңәш­мә­гә ху­җа­лык ин­же­нер­ла­ры, аг­ро­ном­нар һәм фер­мер ху­җа­лык­ла­ры җи­тәк­че­лә­ре ча­кы­рыл­ган иде. Ки­ңәш­мә­не ачып җи­бә­реп, С.М. Ба­ра­нов яз­гы кыр эш­лә­ре баш­ла­ныр­га ва­кыт­ның аз ка­лып ба­ру­ын һәм хә­зер бар­лык көч­не тех­ни­ка­ны сый­фат­лы әзер­ләү­гә һәм ху­җа­лык­лар­ны ях­шы ор­лык­лар бе­лән тәэ­мин итү­гә ку­яр­га ки­рәк­ле­ген бил­ге­ләп үт­те.

    Авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се­нең җи­теш­те­рү - мар­ке­тинг бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Ана­то­лий Клюш­кин чә­чү эш­лә­ре­нә тех­ни­ка­ны һәм та­гыл­ма ин­вен­тарь­лар­ны хә­зер­ләү бу­ен­ча ху­җа­лык­лар эше­нә ана­лиз яса­ды. "Ку­лон" һәм "Татарстан" аг­ро­фир­ма­ла­рын­да (Сос­нов­ка бү­лек­чә­сен­нән ка­ла), "Коз­лов В.В." КФХ да тех­ни­ка­лар­ны ре­монт­лау бе­лән ях­шы шө­гыль­лә­нү­лә­ре бил­ге­ләп үтел­де. Ра­йон бу­ен­ча 120 чәч­кеч­нең - 78е, 120 куль­ти­ва­тор­ның 76сы, 3900 тыр­ма­ның 3150се ре­монт­лан­ган. 309 трак­тор­ның 280не­нә ре­монт та­ләп ите­лә, шу­ның 191е ре­монт­лан­ган. "И­ген­че" ҖЧҖ, "Яз" КФХ да һәм вак фер­мер ху­җа­лык­ла­ры­ның күп­че­ле­ген­дә авыл ху­җа­лы­гы ма­ши­на­ла­рын ре­монт­лау бу­ен­ча эш оеш­ты­рыл­ма­ган. Чәч­кеч­ләр­не һәм куль­ти­ва­тор­лар­ны көй­ләү (ре­гу­ли­ров­ка­лау) бу­ен­ча тәкъ­дим­нәр җит­ке­рел­де. Ме­ха­ни­за­тор кадр­лар­ны туп­лау һәм алар­ны укы­ту (өй­рә­тү) бу­ен­ча бу­рыч­лар ку­ел­ды. Ме­ха­ни­за­тор­лар­ны өй­рә­тү бу­ен­ча тәкъ­дим­нәр бе­лән һәм трак­тор­лар­га, алар­ның та­гыл­ма­ла­ры­на чи­рат­та­гы тех­ник ка­рау үт­кә­рү ту­рын­да ТР Дәү­ләт тех­ник кү­зәт­че­лек Ида­рә­се бү­ле­ге на­чаль­ни­гы, Яңа Чиш­мә ра­йо­ны­ның баш дәү­ләт ин­же­нер-инс­пек­то­ры Са­мат Вә­лиул­лин чы­гыш яса­ды.

    Авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се­нең үсем­лек­че­лек бү­ле­ге кон­суль­тан­ты Иль­яс Фәс­хет­ди­нов ху­җа­лык аг­ро­ном­на­ры­ның игъ­ти­ба­рын тех­ни­ка­ны ка­бул итү, аш­ла­ма­лар, ор­лык­лар бе­лән эш­ләү мәсь­ә­лә­лә­ре­нә юнәл­дер­де. Күп ке­нә ху­җа­лык­лар­ның кыр кар­тог­рам­ма­ла­ры юк, ан­сыз исә үсем­лек­че­лек бу­ен­ча бер­нин­ди суб­си­дия алып бул­мый. Якын ара­да аг­ро­ном­нар­га эш план­на­ры хә­зер­ләр­гә, уҗым­нар­ның то­ры­шын тик­ше­рер­гә, чә­чү­лек мо­но­лит­ла­рын тик­ше­рү­гә тап­шы­рыр­га ки­рәк. "Рос­сель­хоз­центр" ФГ­ПУ фи­ли­а­лы ра­йон бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Рә­фис Зи­ни­я­тул­лин ра­йон­да бул­ган ор­лык­лар­га ана­лиз яса­ды. Ра­йон­га 87 мең цент­нер ор­лык җи­теш­ми, бул­га­ны - 105 мең цент­нер. "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сын­да ор­лык­лар­ны әй­бәт эш­кәрт­кән­нәр, би­ре­дә ор­лык­лар­га их­тыяҗ 33,6 мең цент­нер, бул­га­ны исә күб­рәк --52,3 мең цент­нер. Бар­лык ху­җа­лык­лар да ор­лык­ла­рын тик­шер­тү­гә тап­шыр­ма­ган. Ту­ла­ем ал­ган­да, бы­ел тик­ше­рел­гән ор­лык­лар­ның сый­фа­ты әй­бәт, "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сын­да чис­та­лы­гы бу­ен­ча кон­ди­ци­я­сез со­лы ор­лык­ла­ры, шы­тым­лы­лы­гы на­чар бул­ган бор­чак бар ба­рын, "Ку­лон" аг­ро­фир­ма­сын­да на­чар шы­ту­чы бо­дай, Са­дый­ков бе­лән Ско­ков фер­мер ху­җа­лык­ла­рын­да чүп­ле бо­дай ор­лык­ла­ры пар­ти­я­лә­ре бар. Өй­рә­нү ху­җа­лы­гын­да кон­ди­ци­я­сез ор­лык­лар бар. Ор­лык­лар­ның сый­фа­ты­на ана­лиз бул­мый то­рып, чә­чү нор­ма­сын исәп­ләп бул­мый, су­кыр­лар­ча чә­чү чә­чү­лек­ләр­нең ар­тык куе бу­лу­ы­на, ар­тык ор­лык то­ты­лу­ы­на (ис­раф итү­гә) яки шы­тым­нар­ның си­рәк бу­лу­ы­на, тү­бән уңыш­ка ки­те­рер­гә мөм­кин. Шу­лай ук игъ­ти­бар ор­лык­лар­га до­ку­мен­та­ция бу­лу за­рур­лы­гы­на юнәл­тел­де.

    Ки­ңәш­мә­дә кат­на­шу­чы­лар "Ку­лон" аг­ро­фир­ма­сын­да тех­ни­ка­ны ре­монт­лау ба­ры­шы һәм ор­лык­лык ма­те­ри­ал­ның то­ры­шы бе­лән та­ныш­ты­лар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: