Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Черемухово Бистәсеннән Насейкиннар беркайчан да сынатмый

    Сергей Алексеевич Насейкин 15 елдан артык үзенең туган авылы Черемухово Бистәсендә механизатор булып эшли.

    Бу көннәрдә ул язгы кыр эшләрендә мәшгуль.

    Чәчү башлануга ул үзенең куәтле «Бюллер» тракторын җентекләп әзерләгән һәм хәзер ул даими рәвештә басуда.

    - Көн буе - төнгә кадәр эшлибез, - ди Сергей. Башта туңга сөрелгән җирләрне тырмаладым, хәзер чәчүдә. Көн саен 100шәр һәм аннан да күбрәк гектарда чәчәм. Орлык һәм ашламаларны даими һәм вакытында китерәләр, шуңа да бушка басып торулар юк.

    - Сергей хуҗалыкта иң яхшы механизаторларның берсе, - ди «Закрома» ҖЧҖ директоры урынбасары Илдар Хәбибуллин. - Чәчү эшләре тәмамланганнан соң ул Дон-680 азык җыю комбайны штурвалы артына утыра һәм көзгә кадәр азык әзерләү белән мәшгуль. Ә кышын ул төягечтә (погрузчик), территорияне кардан чистарта. Бик тырыш, намуслы механизатор, беркайчан да сынатмый, үзенә йөкләнгән эшне сыйфатлы һәм вакытында башкара.

    Сергей әтисе үрнәгендә механизатор булырга карар иткән - Алексей Насейкин 40 елга якын туган авылында механизатор булып эшли. Авыл хуҗалыгы производствосындагы казанышлары өчен аңа «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» дигән мактаулы исем бирелгән.

    Бүген ул шулай ук сабан культураларын шундый ук энергия куәтле «Бюллер» тракторында чәчүдә мәшгуль һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Шулай булгач, әти белән улы арасында хезмәттәшлек ярышы бара дип тә әйтергә була.

    «Закрома» ҖЧҖендәге барлык мәйданнар Насейкиннарның гаилә башлыгы һәм улы тарафыннан (чәчү комплекслары белән) чәчеләчәк, димәк, эшнең сыйфатлы һәм оптималь срокларда башкарылачагына ныклы ышаныч бар.

    Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: