Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Чын авыл кешеләре

    Волчья Бис­тә­сен­дә үз ху­җа­лык­ла­рын­да бай­так мө­гез­ле эре тер­лек ас­рау­чы хез­мәт сө­ю­чән га­и­лә яши.

    Элек­ке­ге "Буре­вест­ник" сов­хо­зы­ның ал­дын­гы ме­ха­ни­за­то­ры Ва­лен­тин Ос­то­ло­пов мон­нан 10 ел элек ко­рыл­ма­ла­ры бе­лән йорт са­тып алып, тер­лек­че­лек бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә ка­рар кыл­ган бул­ган. Ху­җа­лык бер баш сы­ер­дан баш­лан­ган, ан­нан соң ике, ан­на­ры өч һәм, ни­һа­ять, ул хә­зер апа­сы Ан­на һәм ту­га­ны­ның улы Сер­гей бе­лән (кеч­ке­нә се­ңе­ле­се Лю­ба­ның улы) 11 баш сы­ер, 7 бо­зау, 3 үгез ка­рый­лар, са­рык­ла­ры да бар. Бу әле чик тү­гел дип исәп­ли ул. Алар бер­кай­чан да бер­нин­ди кре­дит ал­ма­ган­нар, тер­лек­ләр­нең баш са­ны үз­лә­ре­нең хез­мәт­лә­ре хи­са­бы­на арт­кан.

    - Әл­бәт­тә, мал ас­рау җи­ңел тү­гел, авыр­лык­лар бик күп, күп­ме пе­чән ча­бар­га ту­ры ки­лә, шу­лай да ты­ры­ша­быз ин­де. 1,5 гек­тар мәй­дан­да үз җир­ебез бар, шул да яр­дәм итә, өс­тә­мә рә­веш­тә буш җир­ләр­дә­ге, яр кы­рый­ла­рын­да­гы пе­чән­нәр­не ча­ба­быз. Пе­чән­не ар­ба­лы мо­тоц­икл бе­лән та­шыйм, трак­тор ту­рын­да да хы­ял­ла­нам. Аңа ак­ча туп­ла­ган идем, әм­ма 2010 ел­да­гы ко­ры­лык­та мал­лар­ның баш са­нын сак­лап ка­лу өчен ба­ры­сын да кул­ла­ныр­га ту­ры кил­де. Ә­йе, трак­тор бул­са, җи­ңел­рәк бу­лыр иде, без­нең эш­тә тех­ни­ка­сыз кы­ен шул, - ди Ва­лен­тин.

    - Хә­зер төп та­быш сөт са­ту­дан алы­на. Шу­шы ел­ның 2 квар­та­лын­да без 8 тон­на сөт тап­шыр­дык. 2012 ел­да без­нең ре­корд елы­на 20 тон­на бул­ды, - дип сөй­ли Ан­на - Сы­ер­лар­ны кул бе­лән са­ва­быз, мо­ның өчен мин ир­тән өчен­че яр­ты­да ук то­рам, кич­ке са­вым­да се­ңе­лем Лю­ба да бу­лы­ша.

    Ху­җа­лар­ның йор­тын­да тәр­тип, чис­та­лык, кир­тә аб­зар­да бо­зау­лар, са­рай­да үгез­ләр, кал­ган мал­ла­ры кө­тү­лек­тә. Төр­ле үлән­нәр­дән тыш, Ос­то­ло­пов­лар­ның үз җир­лә­рен­дә аз­рак чө­ген­дер, бә­рәң­ге үсә, яшел­чә­лә­ре дә бар.

    Чын авыл ке­ше­се бу­ла­рак, алар­га үз эш­лә­ре бе­лән шө­гыль­лә­нү ошый, шу­лай бул­ма­са мал­ла­ры ишәя бар­мас иде. Мал-ту­ар­сыз яшәү­не алар баш­ла­ры­на да керт­ми­ләр.

    Оль­га Ива­но­ва

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: