Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Екатерина Бистәсендә урам бәйрәме

24 августта Екатерина Бистәсендә "Урам бәйрәме"н билгеләп үттеләр, 30 ел элек нәкъ шул көнне авыл читендә Яшьләр урамы төзелә башлаган.

Башта, 1983 елны, 6 йорт салганнар, 1986 елны инде яши башлаганнар. Авылда Яшьләр урамын матур бакчалары, чәчәкле албакчалары аркасында "Яшел" урам дип тә йөртәләр. Бәйрәм урамда - Борис Поляков һәм Михаил Финагентовлар йортлары янында - чәчәк түтәлләре янәшәсендә узды. Урамның тарихы, аның хезмәт сөючән кешеләре турында җирле китапханә оештырган күргәзмә материаллары сөйли. Шунда ук Маргарита Смурыгинаның кул эшләре, чигешләре урын алган. Бәйрәм хөрмәтенә кәтәринлеләр "Ивушка" вокаль ансамбле, Бистәнең яшь талантлары катнашында концерт хәзерләгәннәр. Шушы урамда яшәүчеләр бергәләп чәй эчү өчен бөккәннәр пешергәннәр, үзләренең бакча җимешләрен алып чыкканнар. Екатерина Бистәсендә яшәүчеләр бар да район башлыгы Вячеслав Козлов, оешма җитәкчеләре шушы урам бәйрәменең кунаклары булдылар.
Бәйрәмне алып баручылар урамның биографиясе, анда яшәүчеләр, яшәгән, киткән халкы турында сөйләделәр. Утыз ел элек анда яшь гаиләләр яши башлаганга аңа Яшьләр атамасы бирелгән. Соңгы йорт 1988 елны файдаланыла башлаган, биредә механизаторлар һәм шоферлар - 21 гаилә, терлекчелектә эшләүчеләр - 7 гаилә, авыл хуҗалыгы белгечләре - 7 гаилә, бюджетта эшләүче 1 гаилә фатир алган, Финагентовлар, Кочетовлар, Меркурьевлар, Милютиннар, Ерашовлар 30 ел элек гаилә корып, шунда өй төзегәннәр, бәйрәмдә аларны гаилә бәйрәмнәре белән котладылар. Бу урамда беренче бала 1983 елны дөньяга килгән, тик, кызганычка каршы, 19 ел биредә туган бала юк - халык олыгая. Урамның иң өлкән кешесе - тыл хезмәтчәне Лидия Николаевна Полякова, бәйрәмдә аны хөрмәтләп ипи-тоз белән "сыйладылар".
Урам юбилее елында күп балалы ана, хәзер инде әби булган Зинаида Пегашова үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Озак еллар АҖ башлыгы, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Раиса Соловьева белән Галина Шолгинага рәхмәт сүзләре әйтелде, кул эшләре белән генә мавыгып калмый, бик эчтәлекле шигырьләр дә язучы Маргарита Смурыгинаны да билгеләп үттеләр. Көнен дә, төнен дә кәтәринлеләр сәламәтлеге сагында торучы ФАП медиклары Наталья Меркурьева һәм Наталья Митрясоваларга район башлыгы Вячеслав Козлов Рәхмәт хатлары тапшырды. Әлеге хатын-кызлар барысы да Яшьләр урамында яшиләр.
Авыл халкын котлап, Вячеслав Козлов районда 2016 елда нинди республика программалары эшләве, соңгы елларда районда ниләр эшләнүе турында сөйләде. Әмма ләкин Екатерина Бистәсенә республика программалары гына ярдәм итеп калмый, авыл башлыгы Наталья Баранова авылны төзекләндерүдә (буаларны ремонтлау, урамнарга вак таш түшәүдә) актив ярдәм күрсәтүче АҖ депутаты, "Алексеевскдорстрой" ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Артем Струковка рәхмәт белдерде.
Район башлыгы кәтәринлеләр биргән барлык сорауларга да җаваплар бирде. Авыл эчендәге юлларны ремонтлау, үзара салым буенча акча җыю, сөт җыю буенча бурычларны түләү, җир пайлары, экология өчен бәяләр һ.б. мәсьәләләр буенча проблемалар каралды.
"Весна на Заречной улице", "Деревенька моя", "Про доброту" кинофильмнарыннан барысына да яхшы таныш булган җырлар яңгырады. Чәйләп алганнан соң урам бәйрәме кичке сәгать 10 га чаклы дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев