Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ел башы – гыйнвар нәтиҗәләре начар түгел

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән үткән чираттагы киңәшмәдә 2019 елның беренче аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.


Киңәшмә башланганчы җыелучылар район үзәге читендә урнашкан “Вәлиев Ф.Р.” КФХ да терлекләрне асрау шартлары белән таныштылар. Бу тотрыклы зур булмаган (савым сыерлары 130 баштан артык) хуҗалык, терлекләрне ашату һәм асрау тиешле дәрәҗәдә алып барыла. Киртә абзарларда – печән, салам, җылы су, терлекләр чиста, каралган, фураж өчен берничә компоненттан файдаланалар (бөртек катнашмасы, бодай, арпа, арыш һәм 30 % тан да кимрәк булмаган күләмдә кукуруз). Бу продукция бирүчәнлекне арттыра. Бүген КФХ көн саен 1, 2 тоннадан артык сөт сата.
Фермер хуҗалыгында булганнан соң район хакимиятенең зур залында гыйнвардагы эш нәтиҗәләре буенча фикер алышулар булды.
- Нәтиҗәләр начар түгел, МЭТ саны 2018 елга карата 101 % тәшкил итә (барлыгы 16056 баш, 2018 елга карата 207 башка күбрәк), - дип билгеләп үтте үз докладында район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов. – Атларның баш саны да арта (835 баш, яки 2018 елга карата 118 %), тик, кызганычка каршы, дуңгызларның (196 баш, 2018 елга карата 86 %) һәм сарыкларның (2730 баш, 2018 елга карата 84 %) баш саны узган ел дәрәҗәсеннән кимрәк.
Шунысы сөендерә, савып алынган сөт 2018 ел дәрәҗәсеннән 11 % ка югары һәм 2209 тонна тәшкил итә, шулай ук аны сату буенча да күрсәткечләр яхшырган (1945 тонна, 107 %). Сөт сатуның уртача бәясе 24 сум тирәсе (кг).
Бозаулар үрчеме 558 баш тәшкил итә, бу 2018 ел дәрәҗәсеннән 27 башка күбрәк.
Гыйнвар нәтиҗәләре буенча хуҗалыкларның күпчелеге 4 төп күрсәткечне үтәгән: МЭТ нең баш саны, сөт саву, ит җитештерү һәм бозаулар үрчеме (боларның барысы да 2018 ел дәрәҗәсеннән түбән булырга тиеш түгел).
- Кемнәрнең терлек саны 2018 ел дәрәҗәсендә һәм аннан да югары булмый икән, моның нәтиҗәсе шактый гына республика субсидияләрен югалтуга китерә, - диде район башлыгы.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Энҗе Гинатуллина авыл хуҗалыгы производствосында финанс елы нәтиҗәләре турында җиткерде. Бер елда тулаем продукция күләме 1 млрд. 763 млн. сум тәшкил иткән, бу 2017 елга карата 89 % тәшкил итә. Ә акчалата керем 1 млрд. 95 млн. сум тәшкил иткән (2017 елга карата 93 %). “Кулон” а/ф-да (16 % ка), “Агро-Основа” ҖЧҖ дә (9 % ка), “Әхмәтвәлиева Г.Г.” КФХ да (5 %) керемнең артуы күзәтелгән, ә калган хуҗалыкларда үсеш юк.
2018 елда хуҗалыклар 157 млн. сум дәүләт ярдәме алган (сөрүлеккә, сөт, орлык, грантлар һ.б.) һәм бу шактый ярдәм. Алынган субсидияләрдән бирем нинди соң?
Иң югарысы – 1 сум дәүләт ярдәменә 9 сумнан артык – “Агро-Основа” ҖЧҖ дә, аннан “Козлова М.И.” – 8,4 сум, “Вәлиев Ф.Р.” КФХ – 8,2 сум, ә менә “Садыйков М.Х.”, “Козлов В.А.”, “Әхмәтвәлиева Г.Г.” КФХ ларда ул нибары 2,4-4,1 сум гына тәшкил итә (район буенча – 1 сум дәүләт ярдәменә 7 сум тирәсе).
Уртача айлык хезмәт хакы 17 мең сумнан аз гына күбрәк тәшкил итә. Иң зур хезмәт хакы – 18,4 мең сум – “Агро-Основа” ҖЧҖ дә, иң түбәне – 12,1-12,2 мең сум – “Савельев А.А.” һәм “Архангельское”КФХ да. Әгәр анализ ясасаң, кайбер хуҗалыклар бюджеттан финанслана булып чыга. Мәсәлән, “Козлов В.А.” КФХ хезмәткә түләүнең 1 сумына 4,18 сум бюджет акчасы алган, “Садыйков М.Х.” КФХ хезмәт хакы фондының 1 сумына 3,59 сум субсидия алган. Ә менә “Агро-Основа” ҖЧҖ дә хезмәткә түләүнең 1 сумына  0,37 сум субсидия алганнар (район буенча 0,76 сум).
Бу кайбер КФХларның алда көтүне яңарту һәм үз җитештерү күрсәткечләрен яхшыртуга әлләни игътибар бирми генә дәүләт ярдәме аркасында ярыйсы гына яшәүләре турында сөйли.
Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Олег Мандрейкин үз чыгышында терлекләргә вакцинация ясау, үткәрелгән ветеринария чаралары һәм терлекләрне читтән (бигрәк тә Татарстаннан читтә) керткәндә ветеринария табибларына тиешле контроль булдыру кирәклеге турындагы мәсьәләләргә кагылып узды.
Киңәшмәгә йомгак ясап Вячеслав Козлов терлекчелектәге эшләр торышына, җир пайларын арендага алган өчен исәп-хисап ясауны төгәлләү һәм техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү кирәклеге турындагы мәсьәләләргә тукталды.

Азат МУСИН.
Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X