Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Эшең нинди – ашың шундый

Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­да шәх­си яр­дәм­че ху­җа­лык алып ба­ру­чы га­и­лә­ләр бар, чөн­ки алар ШЯХ - га­и­лә бюд­же­тын ту­лы­лан­ды­ру өчен ме­нә ди­гән чы­га­нак дип исәп­ли­ләр. Ар­хан­гел Бис­тә­сен­дә Пет­ров­лар һәм Мо­то­рин­нар га­и­лә­се хез­мәт сө­ю­чән га­и­лә­ләр­дән са­на­ла. Авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Ни­на Сер­дюк тө­зек­лән­де­рү бу­ен­ча алар­ның ху­җа­лы­гын (йор­тын) үр­нәк бу­лыр­лык дип ата­ды. Ә иң мө­һи­ме...

Пет­ров­лар

Юрий Алек­санд­ро­вич Пет­ров - "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖә баш аг­ро­ном, аның ха­ты­ны Оль­га Алек­се­ев­на - ху­җа­би­кә.

- Го­ме­ре­без бу­е­на тер­лек ас­ра­дык, тер­лек­не һәр­ва­кыт күп тот­тык. Ми­сал өчен, сы­ер­ла­ры­быз дүрт баш­тан да ким бул­ма­ды. Ба­ла­лар­ны аяк­ка бас­ты­рыр өчен авыл җи­рен­дә тер­лек­сез бул­мый. Без­нең шәх­си ху­җа­лык - га­и­лә бюд­же­тын ту­лы­лан­ды­ру­да төп чы­га­нак. Ә кресть­ян хез­мә­те­нә без яшь­ли өй­рән­дек, - дип сөй­ли Оль­га. Ул 5 баш сы­ер­ны са­выр өчен ир­тән­ге дүр­тен­че яр­ты­да то­ра (ал­тын­чы­сы бу­аз), ан­на­ры алар­ны кө­тү­гә куа. Хә­зер са­рай­да ике үгез, бо­зау һәм бу­аз та­на кү­шәп ята (та­гын ике үгез­не әле күп­тән тү­гел ге­нә сат­кан­нар). Алар­ны ире һәм кеч­ке­нә ул­ла­ры - 8 сый­ныф­та уку­чы Сер­гей ка­рый. Ире эш­тә ва­кыт­та үгез­ләр­не үзе һәм улы да ка­рый. Пет­ров­лар ба­ры­сы­на да ни­чек өл­ге­рә? Чөн­ки МЭТ­дән ка­ла, алар­ның әле та­гын каз­ла­ры, брой­лер­ла­ры, күр­кә­лә­ре, че­беш­лә­ре һәм та­вык­ла­ры да бай­так. Пет­ров­лар­ның тө­зек­лән­де­рел­гән зур йорт­ла­ры бар, ише­гал­дын­да чис­та­лык, тәр­тип хө­кем сө­рә, де­ко­ра­тив чә­чәк тү­тәл­лә­ре дә бик ма­тур. Тә­рә­зә төп­лә­ре үсен­те­ләр өчен бик җайлы. Оль­га ел са­ен үс­тер­гән яшел­чә­лә­рен­нән бик ях­шы уңыш ала, ка­вын-кар­быз да үс­те­рә. Бак­ча­сын­да - ал­ма­гач­лар, пар­ник, тү­тәл­ләр - бар да ка­рал­ган, 17 су­тый җир­дә бә­рәң­ге утыр­та­лар. Мон­нан тыш, Оль­га ике яшь ярым­лык оны­гын да ка­рый, төш­ке аш әзер­ләү дә аның өс­тен­дә. Кы­зы Ле­на өй­дә­ге бар эш­не дә баш­ка­ра, ә Сер­гей әти-әни­се­нең төп яр­дәм­че­се ге­нә тү­гел, мәк­тәп­тә дә бик ях­шы бил­ге­ләр­гә ге­нә укый, ә кич­лә­рен спорт сек­ци­я­лә­ре­нә (2) йө­ри.

Өл­кән ул­ла­ры Ми­ха­ил­ның ин­де үз га­и­лә­се, нефть­че­ләр­дә эш­ли, Бис­тә­дә йорт тө­зи, ки­лә­чәк­тә ул да зур ху­җа­лык то­тар­га план­лаш­ты­ра. Ле­на инс­ти­тут­ны тә­мам­лап, Яңа Чиш­мә "Ак Барс бан­кы"н­да эш­ли, икен­че кыз­ла­ры Тать­я­на тиз­дән дип­лом­лы бу­ла­чак.

Хә­зер­ге­се ва­кыт­та Пет­ров­лар ул­ла­ры­на йорт тө­зү­дә яр­дәм итә­ләр, ә кыз­лар җит­кән, кия­ү­гә би­рер­лек­ләр. Язын Пет­ров­лар кө­тү­лек өчен 5 ел­га арен­да­га 20 су­тый җир ал­ган­нар. Хә­зер ан­да каз­лар, биш кеч­ке­нә бо­зау то­ра. - Шун­дый яр­дәм­че ху­җа­лык то­ту бик фай­да­лы, - дип са­ный Оль­га.

Моториннар

Сер­гей һәм На­талья Мо­то­рин­нар­ның га­и­лә ко­рып яши баш­лау­ла­ры­на 13 ел, ике­се дә эш­кә ба­тыр, уң­ган, бул­ган­нар. Дүрт ел эчен­дә са­тып ал­ган ис­ке йорт­ла­ры уры­ны­на зур (89 кв.м) гы­на, бик ма­тур йорт тор­гыз­ган­нар. Аңа ян­кор­ма да бас­тыр­ган­нар, бы­ел кир­печ­тән са­рай да тө­зе­гән­нәр.

Мо­то­рин­нар мал-ту­ар­ны да күп то­та­лар (әл­бәт­тә, Пет­ров­лар бе­лән ча­гыш­ты­рып бул­мый): алар­ның 3 са­вым сы­е­ры, та­на, 3 үгез бо­зау (зур), 4 бо­зау, 4 дуң­гыз, та­вык­ла­ры бар. Си­гез ел­лап ин­де ху­җа­лык­ла­рын­да ат та то­та­лар. Ул йорт ху­җа­сы өчен эш­тә төп яр­дәм­че ге­нә тү­гел, ә туг­ры дус та. Чөн­ки тор­мыш­та Сер­гей­ның үз шө­гы­ле дә ат­лар бе­лән бәй­ле - ул "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖә ат ка­рау­чы бу­лып эш­ли. На­талья фер­ма­да бо­зау­лар ка­рый. Ба­ла­ла­ры әле яшь: ул­ла­ры Сер­гей 5 сый­ныф­та, кыз­ла­ры Ле­на 2 сый­ныф­та укый, тер­лек­ләр­не, бак­ча­да­гы эш­ләр­не ни­гез­дә Сер­гей һәм На­талья икәү­ләп баш­ка­ра­лар. На­талья­ның баш­ка ни­ках­тан ту­ган өл­кән кы­зы үз га­и­лә­се бе­лән Бис­тә­дә ае­рым яши, әби­лә­ре­нә онык­ та бү­ләк ит­кән­нәр ин­де. Мо­то­рин­нар ал­да­гы көн­нәр­гә яңа план­нар ко­рып яши­ләр, чөн­ки ба­ла­лар үс­кән са­ен их­ты­яҗ­ла­ры да үсә ба­ра.

- Яшел­чә бак­ча­сын­да әле­гә яшел­чә һәм бә­рәң­ге ге­нә үсә, ал­га та­ба аны да ки­ңәй­тер­гә уй­лый­быз, - ди Сер­гей. - Ки­лә­чәк­тә бар да бу­лыр, - дип, На­талья да сүз­гә ку­шыл­ды. " Әле­гә тер­лек­ләр­не арт­ты­рыр­га, ху­җа­лык­ны ки­ңәй­тер­гә уй­лый­быз. Тер­лек­ләр­не үс­те­реп, са­тып, ак­ча туп­лар­га ки­рәк, - ди ул.

Ни дип әй­тә­сең, әле­ге га­и­лә­нең бу­лдык­лы­лы­гы­на, эш сө­ю­чән­ле­ге­нә сок­ла­на­сы гы­на ка­ла. Авыл­да баш­ка­лар да әле­ге үр­нәк­тә үз эш­лә­рен тап­сын­нар, сө­е­неп хез­мәт ит­сен­нәр иде, ди­гән те­ләк­тә ка­ла­сы ки­лә.

Оль­га ИВА­НО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X