Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Эшли белеп эшләсәң...

    -Безнең сыер савучы Елена Шатунова турында языгыз әле, - дип үтенделәр бездән "Архангельское" КФХ конторасында, без анда чәчү алдынгылары турында язарга килгән идек. -Көзен генә ул 50 баш танадан торган төркем оештырган иде, һәм бүгенгесе көндә көн саен алардан 800 шәр литр югары сыйфатлы сөт савып ала, - диделәр хуҗалыкның...

    -Безнең сыер савучы Елена Шатунова турында языгыз әле, - дип үтенделәр бездән "Архангельское" КФХ конторасында, без анда чәчү алдынгылары турында язарга килгән идек. -Көзен генә ул 50 баш танадан торган төркем оештырган иде, һәм бүгенгесе көндә көн саен алардан 800 шәр литр югары сыйфатлы сөт савып ала, - диделәр хуҗалыкның баш зоотехнигы Алексей Кучинский һәм ферма мөдире Сергей Старов.
    -Бу менә дигән күрсәткеч! - диләр икесе дә. - Сыерларның яшь булуын һәм әле яңа гына сава башлауны исәпкә алып, районда өченче урын. Гадәттә берне бозаулаган сыерларны сыер савучылар төркемгә акрынлап кына кертәләр (карт савым сыерларын алыштырып), монда исә без эксперимент ясарга булдык. Әлләни өметләнмәдек тә, әмма, баксаң, эшебез бушка булмады.
    -Мондый югары нәтиҗәнең сере нидә соң?
    -Барысы да кулдан, эшеңне яратудан, түземлелектән һәм сыер савучының җаваплылыгыннан тора. Чөнки таналар белән эшләү бик кыен: терлекне аранда бәйдә тотарга, саварга - режимга, дисциплинага, көтүгә өйрәтергә кирәк. Мал белән дөрес эш итүдән күп нәрсә тора. Уңай караш булса, биреме дә яхшы була, типкәләсәң, ул сөт тә бирмәячәк, - ди Сергей Старов.
    Яшь сыер савучыга нибары 36 яшь кенә. Чибәр, сөйкемле... "Архангельское" КФХ-да 1999 елдан хисапчы, ә 2002 елдан сыер савучы булып эшли, кыскасы, аның тәҗрибәсе - җитәрлек. Хезмәттәге уңышына тыйнак карый. Сыер савучы үз кул астындагы малларны әйләнә-тирәдәге шартларга ничек итеп җайлаштыруы хакында сөйләде.
    -Төркемне көзен алдым, - ди Елена. -Җитәкчелек тана сыерларны алуны башкаларга да күптән тәкъдим иткән иде, тик берәү дә теләмәде. Мин ниятләргә булдым. Бу минем беренче төркем, моңа кадәр мин сыер савучыларны гына алыштыра идем. Аларны үзем ашаттым, чистарттым, һавага чыгара идем. Декабрьдә сыерлар бозаулый башлады. Кыш буена тәүлегенә өч мәртәбә саудым. Өйрәттем, башта станокка куып кертә идем, аннан соң ияләнделәр, тынычланып, саудырырга үзләре килә башладылар. Хәзер барысы да бозаулады, соңгысы, илленчесеннән бозау көтәбез. Әлбәттә, кыен булды, өлгермәгән чакларда әнием дә булышты.
    Еленаның әти-әнисе Бистәдә туып үскәннәр. Чистайда яшәгәннәр, 8 ел элек туган авылларына кайтканнар. Үзе ул шәһәрдә яшәгән, шушы авыл егетенә кияүгә чыкканнан бирле биредә яши. Әби-бабасы янына кунакка кайтып, язмышын - Сергейны очраткан. Хәзер ике уллары бар. Олысы Василий инде үзе тормыш корып җибәргән, ә кечесе - 4 яшьлек Миша балалар бакчасына йөри. Василий хатыны Валя белән әти- әнисе янында яши, аларга онык та (Полина) бүләк иткәннәр. Япь-яшь, әле үзе чәчәк кебек хатын 34 яшендә әби булып куйган.
    -Яшьләр безнең белән яшиләр, - дип сөйли Елена гаиләсе турында. - Тиздән Василийның гаиләсе тагы ишәергә тора. Өйдә өч бала булачак. Бездә күңелле, дус яшибез, бергәләп эшлибез. Хуҗалыкта 4 баш дуңгыз баласы, тавыклар бар, 20-25 сутый бакчабызга бәрәңге утыртабыз. Ирем нефтьче булып эшли. Өйдә дә, эштә дә җитешергә тырышам. Хәзер мин сыерларны көнгә 2 мәртәбә генә савам бит.
    -Кыш буена сөтне күп сауды, хәзер сөтне чиләк белән сөт цехына (50 шәр метр ара) ташый, ерак, билгеле, - дип өсти Сергей Старов. - Бу төркемне без сыерлар абзарының иң читенә урнаштырган идек, шул чаклы сөт савар дип уйламадык та. Быел якынгарак күчерәчәкбез һәм тагын таналардан 2 төркем оештырырга ниятлибез, чөнки бу эш отышлы булып чыкты.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: