Эшлисе эшләр байтак
Дүшәмбе көнне Николай Скоковның фермер хуҗалыгы территориясендә агымдагы елның 8 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә булып узды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Атлар фермасы территориясендә авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары атларны асрау шартлары белән таныштылар, саф орлов токымлы юртакларга карап сокландылар. Алар республикада гына түгел, Рәсәй күләмендә үткәрелгән күп кенә абруйлы ярышларда призлы урыннар яулаган. Һәммәсенә Рәсәйдә Орлов токымлы юртаклар арасында чемпион исеме алган "Вспышка" ошады.
Хуҗалык җитәкчесе Николай Скоков ат үрчетү буенча үзенең планнары турында сөйләде, шушы тармакның табышлы булуын искәрде. - Безнең хәзер 150 баш атыбыз бар, - ди ул. - Киләчәктә аларның баш санын 300 гә җиткерәчәкбез. Юртаклар белән беррәттән бездә авыр йөк атлары да үрчетелә, аларны итлеккә сатабыз. Тере авырлыкта килограммын 100-120 сумнан сатканда үзкыйммәте 38 сум (кг) чыга, ягъни бер ат 60-70 мең (күбрәк тә) сум табыш китерә. Сөтчелек терлекчелеген дә үстерергә ниятлиләр, чөнки быелдан продукция бәясе сизелерлек арткан, бүген фермер 1 литр сөтне 17 сумнан сата. Сарыклар да асрый башлаганнар, аларны да арттырырга исәплиләр.
- Атлар фермасында балалар да рәхәтләнеп шөгыльләнәләр, бездә бары 3-4 хуҗалыкта гына ат үрчетүгә тиешле игътибар бирелә, - дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов.
- Балаларны ат спорты белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә кирәк. Хәзер Скоковның атлар фермасыннан юртакларны Рәсәйдән генә түгел, чит илләрдән дә килеп сатып алалар (быел гына да саф токымлы 7 баш тай сатылган).
Петропавел АМЙда узган киңәшмәдә район башлыгы ат үрчетүдә ирешкән уңышлары өчен Николай Скоковка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов августта һәм агымдагы елның 8 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләренә йомгак ясады. Ул соңгы араларда район терлекчеләренең тоткан урыннарын югалта башлауларын искәрде.
Соңгы араларда беренче мәртәбә МЭТ-нең баш саны кимүгә юл куелган. Бу, нигездә, "Татарстан" а/ф аркасында, биредә 1 гыйнварга 642 баш терлек кимегән, "Козлова М.И." КФХ-да да МЭТ-нең баш саны 87 гә кимегән, калган хуҗалыкларда бу хәл күзәтелми. Дуңгызчылыкта да, сарыкчылыкта да күрсәткечләр мактанырлык түгел.
Район башлыгы искәргәнчә, районда сарыкчылык күз уңыннан төшеп бара. Хәзер бу тармак табышлы санала, шуңа да аның белән шөгыльләнергә кирәк.
Сөт җитештерүдә "Татарстан" а/ф-да шактый кимүгә юл куелган, анда үткән ел белән чагыштырганда 439 тоннага азрак сөт җитештергәннәр. Шул ук агрофирмада ит җитештерүдә дә күрсәткечләр начаррак (136 тоннага). Мондый күрсәткечләр хуҗалык җитәкчеләре һәм зооветбелгечләр тарафыннан контроль булмау нәтиҗәсе. Берсе дә ашату һәм карау технологиясенә игътибар итми.
Фермерлар М.Х. Садыйков, М.И. Козлова, Р.М. Исхаков, О.А. Анисимов һәм В.С. Зубовлар (720-780- гр.) терлекләрдән югары уртача тәүлеклек артым алалар, ә "Татарстан" а/ф-ның Шахмай бүлекчәсендә артым 400 граммга да җитми.
МЭТ сатуда уртача тапшыру авырлыгында да аерма зур. Әйтик, фермерлар З.М. Нурхамәтов, О.А. Анисимов һәм Х.Г. Кыямов 500-560 шар килограмм авырлыктагы терлекләр сатсалар, "Кулон" а/ф, "Скоков Н.А.", "Зубов В.С." КФХ һәм "Татарстан" а/ф-ның кайбер бүлекчәләре нибары 240-330 шар килограмм авырлыктагы терлек сата.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш икътисадчысы Энҗе Шәйдуллина авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшенең нәтиҗәлелеге турында сөйләп үтте.
- Хуҗалыклар рейтингын төзегәндә 4 төп күрсәткеч исәпкә алынды, - дип билгеләп үтте ул. - Болар файдалануда булган 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә терлек тыгызлыгы, файдалануда булган 10 гектарга сөт һәм ит җитештерү һәм файдалануда булган 100 гектар җиргә сөт сату.
Сөт сатудан хуҗалыклар 8 ай эчендә 201 млн. сумнан артык акча алганнар (акчалата керем өлеше - 44 процент). Монда фермер В.С. Зубовның күрсәткече иң яхшысы (100 га файдаланудагы авыл хуҗалыгы җирләренә - 411 центнер) , ә иң азы - "Кулон" агрофирмасында (нибары 100 гектарга 50 цн).
Барлык күрсәткечләрне бергә гомумиләштергәннән соң 8 ай нәтиҗәләре буенча "Зубов В.С." КФХ - беренче, архангеллылар икенче урында, "Кулон" а/ф исемлекнең иң ахырында (таблицага кара).
Район авыл хуҗалыгы идарәсендә сатып алулар буенча консультант Энже Гинатуллина җитештерелә торган продукциянең сыйфатына анализ ясады, районның баш ветеринария табибы Рәфис Хәбибуллин хуҗалыкларда үткәрелә торган ветеринария чараларына тукталды, авыл хуҗалыгы начальнигы Сергей Баранов авыл хуҗалыгы производствосында техника куркынычсызлыгы мәсьәләләренә кагылды.
Киңәшмәгә йомгак ясап Вячеслав Козлов авыл хуҗалыгындагы агымдагы эшләргә: кыр эшләре барышына (чәчү яхшы сыйфат белән башкарылган, хәзер туңга җир сөрү эшләренә ныклап керешергә, кырлардагы саламны җыештырырга кирәк) анализ ясады, юл читләрен чабарга, киртә абзарларга салам кайтарырга, терлекләрне тулы кыйммәтле ашатырга һәм кышлатуга әзерләргә кирәклегенә тукталды. Ул шулай ук "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә актив катнашкан, каникул вакытында кырларда һәм фермаларда эшләгән укучыларга Белем көнендә тапшырылган бүләкләр өчен хуҗалык җитәкчеләренә рәхмәт белдерде һәм аларга пай участоклары өчен халык белән исәп-хисап ясау кирәклеген әйтте (бөртек нигезле бәядән җибәрелергә тиеш).
Азат Мусин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев