Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ферма ышанычлы кулларда

“Агро-Основа” ҖЧҖ нең Әдәмсә бүлекчәсендә терлекләрне симертү фермасы мөдире Венера Зыятдиновага терлекчелек тармагы ике дистә ел диярлек таныш.

 Районга ул 2001 елда Түбән Камадан кайткан һәм шушы вакыт эчендә район хуҗалыкларында сыер савучы да, бозаулар һәм терлек караучы булып та эшләргә өлгерә. Соңгы елларда ул “Агро-Основа” ҖЧҖ нең Әдәмсә бүлекчәсендә үгезләр караган. Үзен җаваплы, хезмәт сөючән, принципиаль хезмәткәр итеп таныткан, аңа теләсә кайсы эшне ышанып тапшырырга була. Әлеге сыйфатларга җитәкчелек итә белү, оештыру сәләтен, кешеләр белән эшли алуын да өстәсәң, ферма мөдире вазыйфасына анардан да яхшы кандидатураны таба алмассың. Шуңа күрә, әлеге вазыйфа ел ярым вакант урын булып торганда бүлекчә җитәкчесе Әдһәм Сибгатуллинда анда кемне билгеләргә дигән шик тумый.
Венера районда үгезләр симертү буенча иң эре ферма өчен җаваплылык тотудан курыкмаган һәм җиң сызганып эшкә керешкән. Әдһәм Сибгатуллин әйткәнчә, 20 кешедән торган коллектив яңа мөдир кулы астында җаваплырак һәм бердәмрәк тә, Венера үзе әйткәнчә, “тулысынча аек акыллы”. Һәркем үзенең вазыйфасын белә – көндез һәм төнлә эшләүче терлекчеләр, электрик, слесарьлар, тракторчылар эшне үзвакытында башкара, кыскасы, Венерага барысы да эшләнгәнме, юкмы икәнлеген тикшереп торасы да юк.
Ә симертү базасы территориясе шактый. Биш фермада 520 баш терлек бауда тора һәм 750 баш ел әйләнәсе ачык киртә абзарларда.
Венерага “Агро-Основа”ның башка бүлекчәләрендә дә симертү өчен үгезләрне сайлап алу йөкләнгән: иң сәламәтләрен, 100 кг-нан башлап һәм барлык ветеринария белешмәләре булу да мәҗбүри. Фермада азык җитәрлек: печән, сенаж, силос, кукуруз, минераль өстәмәләр, артымны үстерү өчен барлык шартлар да бар. Әдһәм һәм Венера барлык хуҗалыкны да күрсәттеләр - үгезләргә нәрсәләр ашаталар, ничек эчерәләр, кайда асрыйлар. Үгезләр яшь төркеме буенча урнаштырылган, 300-400 баш булган һәр төркемгә ике терлекче беркетелгән. Коллектив намус белән эшли, эшнең нәтиҗәсе дә бар: авырлыклары артып тора. Тиешле нәтиҗәгә бер көндә генә ирешеп булмый, сату өчен 450 кг авырлыктагы үгезне үстерүгә бер елга якын вакыт таләп ителә. Тик хезмәткәрләр тырыша, терлекләрнең артымы яхшы булса, хезмәт хакы да саллы булуын беләләр алар. Шәмиевлар гаиләсе җәйнең бер ае өчен 40 шар мең сум хезмәт хакы алган (алар 300 дән артык үгез карый). Венера яңа вазыйфада эшли башлау белән хезмәт хакы буенча мөһим мәсьәләне хәл итүне беренче чиратка куя.
- Мин 2017 елның декабрендә килдем һәм без авыр хезмәтебез тиешенчә бәяләнсен дип таләп иттек, - дип сөйли ул. – Югарыдагы начальниклар да килде, гомуми җыелыш җыйдылар. Миннән: “Ни өчен син алар өчен тарткалашасың, сез туганнар да түгел шикелле?” – дип сорадылар. “Чөнки мин үзем дә эшләдем, аның нәрсә икәнен беләм шул, - дип җавап бирдем. Шулай итеп, тырыша-тырмаша һәм бердәм тырышлык белән “уңышка” ирештек. Хәзер инде ярыйсы диярлек, элек бит бөтенләй “минималка” гына иде, хәзер 20-30 шар мең сум чыга.
- Җаваплы, җитди, таләпчән, - диләр аның кулы астында эшләүчеләр. – Ферма алдынгы булсын өчен шундый булырга кирәк тә инде. 
Көзен Венераның “командасы” төзекләндерү белән шөгыльләнгән: территорияне киңәйткәннәр, тагаракларны, суүткәргечне буяганнар. Ул коллективны эшкә туплый белә. – Бераз ремонт ясарбыз дигән идек, өлгермәдек, салкыннар башланды, -ди Венера.
Тиздән “Агро-Основа” ҖЧҖ җитәкчелеге ферманы тагы 200 башка киңәйтергә уйлый һәм эш тә өстәләчәк.
- Шундый мөдир булганда бар да яхшы булыр, борчылыр урын юк. Ферма ышанычлы кулларда, - ди Әдһәм Сибгатуллин.
Фермада ял вакытында эшчеләр бергәләп чәй эчә торган, бәйрәмнәр, туган көннәр билгеләп үтелә торган “Кызыл почмак” яңа ел бәйрәменә бизәлгән. Барлык уенчыкларны да үзләре кисеп ясаган. Стендта күренеп тора торган урында үзләренә беркетелгән төркемнәрдә артым буенча соңгы саннар күрсәтелгән,  бар да ачык күренә – ферма коллективы Яңа елны бик яхшы күрсәткечләр белән каршы ала.
Ольга ИВАНОВА
Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев