Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Фәргать Вәлиев: «Быелгы уңыш сөендерә»

«Вәлиев Ф.Р.» КФХда арыш җыюны төгәлләгәннәр һәм катнаш азык суктыруга керешкәннәр.

Фермер хуҗалыгында барлык урып-җыю мәйданы 500 гектардан артык. Шушы көннәрдә арышны җыеп бетергәннәр, уңыш гектарыннан 40 центнерга якын тәшкил иткән.

- Быел уңыш яхшы, - ди КФХ башлыгы Фәргать Вәлиев. - Арыш гектарыннан 40 центнерга якын тәшкил итте, хәзер берьеллык үләннәрне (арпа+солы+вика+борчак) суктырабыз. Аның уңышы гектарыннан 25-27 центнердан да ким түгел.

Көзге бодай, арпа һәм сабан бодае чәчелгән участокларның торышы да яхшы. Бу культуралар югары уңышка өметләнергә мөмкинлек бирә.

- Безнең хуҗалыкта шулай ук 100 гектарлык мәйданда кукуруз да бар, - дип дәвам итә сүзен Фәргать Рифгать улы. - 40 гектардан артыгын бөртеккә калдырасы килә, ә калган мәйданны силоска алырга җыенабыз. 80 гектарга якын мәйданны чиста пар җирләре били, тиздән шунда көзге культураларны чәчәчәкбез.

Фәргать Вәлиевның баш ярдәмчесе - идарәче Рәмис Сәлахов. Аны  универсал дип әйтеп тә була, ул МТЗ-1221 тракторында комбайннардан бөртекне  ындыр табагына да ташый, икмәкне дә теземнәргә чаба, пресс-җыйгыч белән печән дә җыя. Терлекчелек эшен җитәкләү дә аның өстендә.

- Намуслы һәм тырыш, - ди аның турында Фәргать Вәлиев.

Бөртеклеләрне урып-җыюда ике комбайн эшли. «Нива» штурвалы артында Михаил Завалишин, ул КФХда инде өченче ел хезмәт куя һәм үзен тырыш, намуслы механизатор итеп күрсәткән. Тагын бер комбайнны хуҗалык фермер Фәрит Вәлиуллиннан арендага алган, штурвал артында аның улы Илнур. Ул да яхшы эшли.

Мондый көннәрдә һәм комбайннар өзлексез эшләгән очракта «Вәлиев Ф.Р.» КФХ урып-җыю эшләрен 15-20 көн эчендә төгәлләргә ниятли.

Рәмис Сәлахов һәм комбайнчы Михаил Завалишин.

Азат Мусин, «Яңа Чишмә хәбәрләре»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев