Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Хәерле сәгатьтә!

Районыбыз игенчеләре өчен үтә җаваплы чор җитте - язгы кыр эшләре башланачак (быел өч атна иртәрәк). Авыл хуҗалыгы оешмалары аны ничек үткәрерләр - 2015 ел уңышының язмышы шуңа бәйле булачак. Язгы кыр эшләре барышында район буенча 49 мең гектарга якын мәйданда дым каплатасы бар. Барлыгы 118 тырмалау агрегаты хәзерләнгән, аларның...

Районыбыз игенчеләре өчен үтә җаваплы чор җитте - язгы кыр эшләре башланачак (быел өч атна иртәрәк). Авыл хуҗалыгы оешмалары аны ничек үткәрерләр - 2015 ел уңышының язмышы шуңа бәйле булачак.
Язгы кыр эшләре барышында район буенча 49 мең гектарга якын мәйданда дым каплатасы бар. Барлыгы 118 тырмалау агрегаты хәзерләнгән, аларның тәүлеклек җитештерүчәнлеге - 7700 гектар. Шуңа өстәп тагын 12700 гектар мәйданда уҗымнарны һәм 13170 гектар мәйданда күпьеллык үлән басуларын тукландырасы һәм тырмалап чыгасы бар.
Сабан культуралары чәчеләсе мәйдан 50 мең гектарга якын тәшкил итәчәк. Сабан бодае 21,5 мең га, арпа - 11,6 мең, солы - 2,9 мең, борчак - 1,3 мең, карабодай һәм тары - 140 шар, вика 95 гектар мәйданда чәчеләчәк.
Берьеллык үләннәр 4000 га, рапс - 130, силоска кукуруз 6500 га җир билиячәк.
Чәчүдә 181 чәчү агрегаты һәм 16 югары технологияле чәчү комплексы эшләячәк, аларның тәүлеклек җитештерүчәнлеге 5000 гектарга якын. Культивация эшләре өчен 84 агрегат хәзерләнгән (тәүлеклек җитештерүчәнлеге 4700 гектар тәшкил итә).
Эш планы буенча тырмалау эшләре 6 көндә, культивация - 7, чәчү 10 көндә башкарылырга тиеш, әлбәттә инде көннәр матур торганда.
Минераль ашламалар запасы һәр көнне тулыландырыла, әлегә ул 2500 тонна (шул исәптә 470 тоннасы катнаш ашлама).
"Архангельское" КФХ, "Яңа Чишмә" а/ф-ның Акъяр бүлекчәсе һәм "Кулон" а/ф беренчеләрдән булып кырга чыктылар, алар күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тукландыруга керештеләр. "Туман" һәм "Роса" агрегатлары белән 1000 гектар чамасы уҗымнар һәм күпьеллык үләннәр тукландырылган инде.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев