Район буенча барлыгы 48 мең гектардан артык бөртекле культуралар җыеп аласы бар, шул исәптә 14340 гектар арыш һәм көзге бодай , 13950 гектар сабан бодае, 13350 - арпа, 2460 - солы, 1200 - борчак, 900 - бөртеккә кукуруз, 660 - карабодай һәм 140 гектар вика. Техник культуралар да бар әле (рапс, көнбагыш, шикәр чөгендере - барлыгы 3000 гектардан артык). Комбайннарның техник яктан әзерлеге начар түгел, алар бар да кадрлар белән тәэмин ителгән. Урып-җыю чорында комбайннарның герметиклыгына аеруча игътибар итү сорала, аларны янгынга каршы саклау чаралары (ут сүндергечләр, комлы әрҗәләр һ.б.) белән җиһазландыру да кирәк. Бу урып-җыю чорында бәла-каза булмасын өчен эшләнә.
Хәзер игенчеләр өчен иң киеренке чор һәм кыска срокларда бөртеклеләрне җыеп алу өчен барлык комбайннарны да эшкә җигәргә кирәк. Белгечләр мәгълүматлары буенча, урдырылмаган бөртеклеләр көн саен 1,5 -2 % ка чаклы дым югалта һәм, югалтуларны булдырмас өчен, аларны оптималь срокларда җыештырып алырга кирәк.
Быелгы урып-җыю эшләренең үзенчәлеге тагын шунда, эссе дымлы һава торышы тору сәбәпле бөртекле культуралар чәчүлекләрендә чүп үләннәре һәм коелган орлыктан яңа үсеп чыккан үсентеләр күп. Шуңа да мәйданнарның байтак өлешен аерым юл белән урып-җыярга туры киләчәк, теземнәргә чабып салу өчен ургычлар әзер булырга тиеш. Явым -төшемнәр һәм көчле җил аркасында игеннәр яткан (ауган) участоклар бар, аларны җыеп алырга да зур осталык кирәк.
Район хуҗалыкларында 80 комбайн бар, ә барлык җыеп алынасы мәйдан - 48 мең гектар, һәм бу бик зур мәйдан.
- Район буенча бер комбайнга булган йөкләнеш - 600 гектардан артык, кайбер хуҗалыкларда ("Кулон" а/ф) ул 1100 гектарга җитә, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов . - Шуңа да игенчеләргә һәр аяз көн һәм сәгатьтән файдаланып, игеннәрне оптималь срокларда җыеп алырга кирәк. Кайбер хуҗалыкларда ындыр табакларын, үлчәү хуҗалыгын, киптерү һәм сортларга аеру агрегатларын әзерләү буенча ахыргача хәл ителмәгән мәсьәләләр бар - аларны да яңа уңыш кабул итүгә тулысынча әзерләргә кирәк.
P.S. "Яңа Чишмә", "Кулон" а/ф, "Вәлиев Ф.Р." һәм "Зубов В.С." КФХ лар үз комбайннарын беренчеләрдән булып чыгардылар. Бүген комбайннар барлык хуҗалык кырларында да эшли - арыш һәм арпа суктыралар. Яхшы сыйфатлы урып-җыю - "Кулон" а/ф-да.
Азат МУСИН
Нет комментариев