Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Хезмәт активлыгы өчен резервлар бар

    16 декабрьдә АҖ башлыклары, сөт җыючылар, банк вәкилләре катнашында 2015 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча халыкның хезмәт активлыгына йомгак ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

    Халыкның хезмәт активлыгы буенча күптән түгел Баулыда үткән зона киңәшмәсендә безнең район уңай яктан телгә алынган иде. Татарстан районнары рейтингында соңгы елда ул 20 нче урыннан 7 урынга күтәрелде. Шулай да кайбер күрсәткечләр: 100 йортка кредитлар алу, минифермалар төзү, таналар сатып алу һәм мал саны арту буенча күрше 12 район белән чагыштырганда бездә калышу сизелә. 2015 елда савым сыерларының 108 башка кимүе сөт җитештерүнең дә 461 тоннага (8%) кимүенә китергән. Бу сатып алу бәяләренең зурлыгы (2 сум 46 тиенгә) һәм халык белән исәп-хисап ясауда районның күрше 5 район арасында 2 нче урынны биләгән бер вакытта шулай. КМС заводы сөтне сөт җыючылардан 20 сум (чамасы) белән кабул итә, исәп-хисап вакытында һәм тулысынча ясала. Тик, кызганычка каршы, барлык сөт җыючылар да халык белән исәп-хисап ясарга ашыкмый. Завод сөт хәзерләүчеләр белән тигез шартларда исәп-хисап ясый, тик халык белән исәп-хисап ясаганда хәзерләүчеләр 1-1,5 сум аерма белән җибәрәләр. Киңәшмәдә сәбәпләрне ачыклау өчен хәзерләү ведомостьларын тикшерергә, соңыннан язып бетермәгән акчаны халыкка таратырга тәкъдим ителде.
    2015 елда 100 йортка ШЯХ кредитлары бирү күрсәткечләре республиканыкы белән чагыштырганда 7 дән 5 кә калган, тугызлап АҖ-дә бу күрсәткеч уртача район күрсәткеченнән түбәнрәк. Кайбер авыл җирлекләрендә кредитларны гел алып торалар, кайберләрендә бу эш бөтенләй алып барылмый.
    Сыерларны ясалма орлыкландыру эше дә тәнкыйтькә тотылды, аларны исәпкә алу эше алып барылмый, сыйфатсыз орлыкландырудан бозау алу срогы бозыла, кыйммәт торган биоматериал дозасы рациональ файдаланылмый.
    Халык печән, салам, ашлыкны байтак туплаган, тик "Яңа Чишмә" а/ф-дан кала, барлык авыл хуҗалыгы оешмалары да пай җирләре өчен исәп-хисап ясап бетермәгән, бу проблеманы хәл итүне тизләтергә кирәк. Маллар санын арттыру буенча чаралар күрелә, бусы сөендерә. Әйтик, Зирекле, Шахмай, Акъяр, Чабаксар һәм Петропавел АҖ-дә яшәүчеләр 58 баш башмак тана алуга субсидия алырга өметләнә. Иң элек хезмәт активлыгын җитәкчеләр: АҖ башлыклары, АҖ башкарма комитеты секретарьлары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары, ФАП мөдирләре күрсәтергә тиешләр, дип билгеләп үтелде.Тик аларның күбесе терлек түгел, тавык та тотмый булып чыкты, бу бик начар.
    Районның өлкән суд приставы Сергей Бутин ИЭ Ф.Вәлиуллин белән башкару листлары буенча бурычларын түләттерү буенча эшләре турында бәян итте. Хәзергесе вакытта милкенә арест салу өчен әҗәтленең милек хәле турында мәгълүматлар җыю бара, ягъни бу эш контрольгә алынган.
    Киңәшмә азагында АҖ буенча үзара салым акчаларын тотуга, газета-журналларга, район газетасына язылуга анализ ясалды.
    Аннан кала, киңәшмә алдыннан КМС заводының инфракызыл нурланыш приборы ярдәмендә район мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына җибәрелә торган ак майның сыйфаты (өлеше) тикшерелде, чөнки кайвакытта аны исе, төсе, тәме буенча аеру мөмкин дә түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: