Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Хезмәт алдынгыларына хөрмәт һәм дан!

...җитәкче Хуҗалык җитәкчесе Татьяна Белоглазованың эш стажы әле бик кечкенә, ире - чирек гасырдан артык хуҗалыкны җитәкләгән Евгений Белоглазов вафат булгач, ул аның эшен үз кулларына алырга булды, эшен начар башкармый үзе. Бөртеклеләр гектарына 16 ц уңыш биргән, орлык һәм бөртек фуражын тулы күләмдә салганнар, пай җирләре өчен халыкка печән,...

...җитәкче
Хуҗалык җитәкчесе Татьяна Белоглазованың эш стажы әле бик кечкенә, ире - чирек гасырдан артык хуҗалыкны җитәкләгән Евгений Белоглазов вафат булгач, ул аның эшен үз кулларына алырга булды, эшен начар башкармый үзе.
Бөртеклеләр гектарына 16 ц уңыш биргән, орлык һәм бөртек фуражын тулы күләмдә салганнар, пай җирләре өчен халыкка печән, бөртек белән исәп-хисап ясалган, 2 ашлык складына капиталь ремонт үткәргәннәр, терлекчелек биналарын да тәртипкә китергәннәр, кыскасы, бар да көйле бара.
"Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-тә эшләүчеләрнең хезмәт хакы да начар түгел, нигездә җитештерүдә 65 кеше шөгыльләнә.
...комбайнчы
"Татарстан" а/ф-ның Әдәмсә бүлекчәсе комбайнчысы Николай Чукашов урып-җыю кампаниясенең соңгы 4 атнасында алдынгылыкны тоткан. Быел ул "Лексион" комбайнында 16 мең центнер чамасы бөртек суктырган, Николай соңгы 3 елда, шушы комбайнга утыргач, гел лидерлар сафында, улы Артем - алыштыргысыз ярдәмчесе.
Механизатор Николай Чукашовның эш стажы 24 ел. "Сельхозхимия" дә тракторчы булып эш башлый, тик оешма бетерелгәч, колхозга күчә. Хәзер ул кабат куәтле К-700 руле артында, көзге туфрак (җир) эшкәртү эшендә язын, тәҗрибәле механизатор буларак, аңа "Кузбасс" чәчү комплексын ышандыралар. Һәм, һәрвакыттагыча, ул бер эштә дә сынатмый.
..сыер савучы
Гөлфирә Гыйльметдинова "Татарстан" а/ф-ның Шахмай бүлекчәсендә 11 ел сыер савучы булып эшли һәм әйбәт күрсәткечләргә ирешә.
-Мин 15 яшьтән фермага эшкә килдем, - дип сөйли ул. - Башта туган авылымда - Яңа Ибрайда сыер саудым, аннан кияүгә чыккач, без Үзбәкстан якларына күченеп киттек, анда да савымчы булып эшләдем. 2002 елны Татарстанга кайттык һәм Шахмайда төпләндек. Эш хәзер күпкә җиңеләйде - сөтүткәргеч бар, азыклар механикалаштырылган юл белән таратыла, чиләк, фляга ташып йөрмибез. Хезмәт хакы да начар түгел, тормыштан зарланмыйм.
Гөлфирә төркемендә 46 баш сыер, ул аларның һәрберсеннән 12-13 литр сөт савып ала.
..бозау караучы
Кузнецова Анна Федоровна 11 ел "Зубов В.С." КФХ-да бозау караучы булып эшли. Тәүлегенә 10-12 шәр сәгать ул бозаулары янында: аларны ашата, эчертә, читлекләрен, үзләрен чистарта. Аннан бозаулар абзарын (территорияне) җыештырып чыга: пәрәвезләрен ала, ялт иттереп коридорларын себерә. "Чиста булган җирдә бозаулар да тиз үсә", - дип сөйли КФХ җитәкчесе Владимир Зубов.
Анна Федоровна Кузнецовага 65 яшь, тик әле ул яшьләргә биргесез. Быел җәй буена - ике ай болында бозаулар көткән.
Үз төркемендә ул уртача тәүлеклек артым алуда һәрвакыт югары күрсәткечләргә ирешә.
...токарь
"Татарстан" а/ф-ның Әдәмсә бүлекчәсендә токарь булып эшләүче Таисия Дорофеева безнең яшь чагыңда ир-ат һөнәрен сайлавыңа үкенмисеңме, дип соравыбызга: "...бер дә үкенгәнем булмады, әле дә үкенмим", - дип җавап бирде.
34 ел элек ул Бөгелмәдәге профтехучилищены тәмамлый, шуннан бирле станок артында. Агрофирманың барлык бүлекчәләренә хезмәт күрсәтә, нефтьчеләргә, башка хуҗалыкларга да ярдәм итүдән баш тартмый - теләсә нинди заказларын үти.
Ул инде берничә ел лаеклы ялда, шулай булса да эшләвен дәвам итә. "Эш урыным минем җылыда, 6500 сум пенсиягә нигә өйдә утырырга соң", - ди Таисия.
...зоотехник
"Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-дә Алексей Кучинский 15 елдан артык баш зоотехник булып эшли. Аның җитәкчелегендә хуҗалыкның терлекчелек тармагы ярыйсы гына нәтиҗәләргә ирешә.
Хуҗалыкта 1000 баштан артык МЭТ, 1600 баштан артык сарык бар. Кышкылыкка азык запасын байтак әзерләгәннәр. Агымдагы елның 9 аенда 100 баш сыерга 100 дән артык бозау алганнар, сакланыш та яхшы.
Хәзер барлык терлекләрне кышкы араннарга керттек һәм аларны кышкы рационнар белән ашатабыз, - дип сөйли Алексей. - Кадрлар белән дә терлекчелектә проблемалар юк, үзебезнең авылдашларыбыз эшли, хезмәткә түләү начар түгел.
...тракторчы
"Татарстан" а/ф-ның Чертуш бүлекчәсендә киң профильле механизатор Наил Шәрифуллинга иң җаваплы эшне ышанып тапшыралар һәм аңа ышаналар. Менә инде куәтле К-744 тракторында ул 8 ел эшли, аны һәрчак төзек хәлдә тота, теләсә кайсы авыл хуҗалыгы машинасын төзәтә белә. Юкка гына чит илдә эшләнгән "Моррис" чәчү комплексын аңа ышанып тапшырмаганнар шул. Шушы чәчү комплексы белән ул үзләрендә генә түгел, ә агрофирманың башка бүлекчәләрендә дә чәчү эшләре алып бара.
Көзге кыр эшләре вакытында Наил шактый мәйданнарда туңга җир сөрә, ә кышын күтәрткечле көрәк белән Шахмай авыл җирлегендәге барлык торак пунктларда юлларны кардан чистарта.
...шофер
"Татарстан" а/ф-ның Акъяр бүлекчәсендә алдынгы шофер Ильяс Садретдиновны без силос чокырына кукурузның яшел массасын ташыган чакта очраттык һәм ул бик ашыга иде - "Яшел масса ташуда без нибары 6 техника гына, 3 силос урып-җыю комбайны эшли, ара ерак, кайчакта комбайннар безне көтеп басып тора, ә кырны бүген җыештырып бетерергә телибез", - ди ул.
Ильяс КамАЗ-да 8 ел эшли, әлегә кадәр бригадир, мастерской мөдире булып эшләгән. Быел ул кырдан ындыр табагына 26 мең центнердан артык бөртек ташыган һәм шоферлар арасында алдынгы булып тора.
-Үз эшемне яратам, машинамны һәрчак төзек хәлдә тотарга тырышам, - ди Ильяс.
...ферма мөдире
Вячеслав Паньшин 2008 елдан бирле "Скоков Н.А." КФХ-да ферма мөдире булып эшли. 10 ел элек ул шәһәрдән авылга күченә. Аның карамагында - 20 баш МЭТ, 170 баш сарык, 150 баш ат. Фермер хуҗалыгында терлекчелек тармагының тотрыклы эшләвендә аның өлеше дә зур. Биредә малларның баш саны, сөт җитештерү арта, бозаулар да быел күбрәк алынган, төп көтү башмак таналар белән яңартып торыла.
Фермада чисталык һәм тәртип хөкем сөрә, малларны әйбәт карыйлар, җитештерү технологиясе үтәлә.
-Вячеслав үз эшенең остасы, эшенең бөтен нечкәлекләрен белә, - дип сөйли аның турында җитәкчесе Николай Скоков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев