Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Хезмәт хакы гадел булырга тиеш

Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре, АҖ башлыклары катнашында узган киңәшмәдә 2016 елның 1 кварталында терлекчелектәге эшләргә йомгак ясалды, әле яңа гына башланган чәчү кампаниясе мәсьәләләре тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов өч айда терлекчелектәге эш нәтиҗәләренә тәфсилле анализ ясады. Шунысы сөенечле, МЭТ-нең баш саны 2015 ел дәрәҗәсеннән күбрәк һәм ул 16090 (102%) баш тәшкил итә, дуңгызлар да 781 башка (125%) ишәйгән.
Кызганычка каршы, 2015 ел белән чагыштырганда савым нибары 90% - 5564 тонна тәшкил итә, табигый ки, бер сыердан савылган сөт тә азрак - 1089 кг (2015 елга карата 89%) тәшкил итә. Сөтнең кимүендә "Яңа Чишмә" а/ф-ның өлеше зур.
Бозаулар алуда да узган елгы күрсәткечкә ирешелмәгән, 3 айда 1830 баш бозау алынган, бу 2015 елга карата 95% тәшкил итә. Ит җитештерү 2015 ел дәрәҗәсендә.
Икътисадый күрсәткечләр
-1 кварталда авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан кергән акча 149 млн.сум тәшкил итте (2015 елга карата 78%),- дип билгеләп үтте үз чыгышында район авыл хуҗалыгы идарәсенең икътисад буенча консультанты Энҗе Шәйдуллина. -Шуның 104 млн.сумы сөт сатудан, 35 млн.сумы ит, 10 млн.сумы орлыклар һәм ашлык сатудан керде, - диде ул.
"Вәлиев Ф.Р." КФХ (67%ка), "Игенче" ҖЧҖ (22%), "Нурхамәтов З.М." (21%), "Козлов В.А." (20%) КФХ-да сатудан кергән акча арткан. Ә менә "Кулон" а/ф 2015 ел белән чагыштырганда продукцияне нибары 36% кына, "Садыйков М.Х." КФХ - 66, "Яңа Чишмә" а/ф 80% саткан.
"Козлова М.И." КФХ-да инде икенче ел рәттән хезмәт хакы кими бара, гәрчә еллык акчалата выручка артса да. Җитәкчеләргә гади хезмәтчәннәрнең хезмәтләренә түләү мәсьәләсен яңадан карау кирәк.
Быелгысы елдан башлап бухгалтерлар НДФЛ буенча квартал саен отчет бирәчәк һәм кемнең күпме хезмәт хакы исәпләгәне һәм күпме керемгә карап салына торган салым түләгәне шунда күренәчәк. Намуссыз хуҗалыкларга ярыйсы гына пенялар исәпләнеләчәк. Агымдагы елда "Архангельское" КФХ, фермерлар Артемьева, Тихонов, Удиряков, Суворов, Мөбәракшин, Галимовлар бюджетка бер сум да керемгә карап салына торган салым күчермәгәннәр. Моны ничек аңларга?!
Агымдагы елның 3 аенда безнең хуҗалыклар җитештерелгән сөт һәм сөрүлек җирләр өчен 44,7 млн.сумлык субсидия алганнар. Иң күп өлеш "Кулон" а/ф-га туры килә - 17,5 млн. сум, "Яңа Чишмә" а/ф-га - 10,4 млн.сум, "Козлова М.И." КФХ - 4,1 млн.сум, "Архангельское" КФХ - 2,5 млн.сум.
Энҗе Шәйдуллина шулай ук җыелучыларны сыерларны кышкы араннарда асрау чорында сыер савучыларның хезмәтләренә түләү буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының яңа тәкъдимнәре белән таныштырды. Шулай итеп, 1 сыердан уртача тәүлеклек савым 10 литр булганда 1 ц сөт өчен бәя 226 сум, 11 литр булганда - 242 сум булырга тиеш һ.б. Хуҗалыклар шулай ук язгы кыр эшләренә дә бәяләр (расценка) алдылар. Механизаторлар белән үткәреләчәк җыелышларда алар барлык игенчеләр игътибарына җиткерелергә тиеш.
Киңәшмәдә шулай ук "Россельхозцентр" район бүлеге начальнигы Рәфис Зиниятуллин да чыгыш ясады (орлыклык материаллар торышы турында, бу хакта без яздык), район авыл хуҗалыгы идарәсендә механизация буенча консультант Алексей Пузиков техниканың хәзерлеге турында сөйләде, МОНД-да баш белгеч Илнур Госсаметдинов янгын куркынычсызлыгы, коры үлән һәм салам яндыруны тыю турында җиткерде (юридик шәхесләргә 500 мең сумга чаклы штраф салыначак).
Йомгак ясау
Киңәшмәгә йомгак ясап район башлыгы Вячеслав Козлов терлекчелектәге агымдагы эшләр торышына анализ ясады; "бернинди дә яңалык уйлап табу кирәкми, ә терлекләрне үз вакытында ашатырга һәм эчертергә, араннарны чистартырга, минераль өстәмәләр бирергә генә кирәк" дип билгеләп үтте. Чәчү эшләренә кагылып, район башлыгы, эссе көннәрдә дым бик тиз парга әйләнә, чәчү кампаниясен кем оператив төстә башкара, шул отачак та, диде. Булган барлык тракторларны да (авыл кешеләренекен дә кертеп, аларда 314 трактор бар) эшкә җигәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев