Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Хуҗалыкларга үсәсе дә үсәсе

5 ноябрьдә районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, АҖ башлыклары белән чираттагы киңәшмә үтте. Аны район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Район башлыгы аны яңа хәбәр белән ачып җибәрде: - Татарстан Хөкүмәте безнең һәм тагын күрше өч район территориясендә 30 мең гектар сөрү җирләрен йомырка җитештерү буенча эре кошчылык репродукторы төзү мөмкинлеген күздә тоткан агробизнес белән шөгыльләнүгә файдалану нисбәтеннән план кора. Безнең районда 1-2 млрд.сум торган шундый 17 бина төзү планлаштырыла. Әгәр планнар тормышка аша калса, райондагы эре һәм вак авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең туплаган хуҗалык итү тәҗрибәсенең дә кирәге чыгачак, тик хәзергесе вакытта төп бурыч - ирешелгән уңышларны киметмәскә, яңаларына омтылырга кирәк, - дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов.
Ул җир салымы, җир өчен аренда түләүләре һәм пай җирләре өчен халык белән исәп-хисап ясауда бурычлар белән таныштырды. Бүгенгесе көндә халыкка 23,5 млн.сум акча урынына 16 млн.сумнан артыгы гына түләнгән, бу бурычларны 20 ноябрьгә чаклы түләргә кирәк. Вячеслав Козлов терлекчелек биналарын һәм фермаларны реконструкцияләүгә субсидия бирү буенча республика программасының шартлары турында сөйләде. Шушы мәсьәлә буенча хөкүмәт дәрәҗәсендә яңа килешү кабул ителгән: 2015 елның 1 гыйнварына хуҗалыкта терлекләрнең баш саны быелгысы ел башына чаклы булса, субсидия бирелергә тиеш.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов 24 форма анализ белән чыгыш ясады. -Ел тәмамланырга 2 айлап вакыт калып бара, эштә булган җитешсезлекләрне шул арада төзәтергә кирәк, чөнки кайбер күрсәткечләр буенча без 2013 ел дәрәҗәсенә дә чыга алмыйбыз, - диде ул. Шушы елның 10 аенда терлекчелектә (дуңгызчылыктан кала) күрсәткечләр узган елдагыдан зуррак (дуңгызчылыкта баш саны, үрчем кимегән, үлем-китем дә югары).
Вячеслав Козлов, күрше районнар белән чагыштырганда маллар санының, аерым алганда шәхси хуҗалыкларда, элеккегечә саклануы, сөенечле хәл, дип билгеләп үтте. Кайбер хуҗалыкларда сату хисабына МЭТ-нең баш саны шактый кимегән, әмма ел ахырына алар яңа терлекләр сатып алып, акрынлап кына хәлләр торышын үзгәртәчәкләр. Төп бурыч - терлекләр санын арттыру, шул исәптә 500 баш сыердан алынасы бозауларны да исәпкә кертеп. Баш саны арту киләсе елда субсидияләр алуга да йогынты ясаячак.
Дуңгызчылык буенча хәлләр торышы мөшкелрәк. Баш саны фәкать "Зубов В.С." КФХ-да гына арткан. Халыкка дуңгыз балалары сату буенча план җиткереләчәк һәм шуңа күрә фермерларга бераз уйланасы бар. Өстәвенә дуңгыз итенең бер килограммы хәзер 300 сум тирәсе тора, сыер итеннән югары. Хуҗалыкларда барлык дуңгызчылык биналары яхшы сакланган, шулай булгач, баш санын кабат торгызырга кирәк.
Сарыкларның баш саны октябрьдә генә дә - 562 башка, ә 2013 ел дәрәҗәсеннән 314 башка кимегән, иң күп кимү "Козлова М.И." КФХ-да. Хуҗалыклар буенча алар нибары 1318 баш кына калган.
Сарыкчылык - иң табышлы тармак, безнең авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең аны табышлы тармак дип исәпләмәве юкка, - диде район башлыгы.
-Сарыкларның баш саны буенча беркайчан да быелгы кебек начар эшләгәннәре юк иде, 1 гыйнварга аларның баш санын тиешле санга җиткерә алмаска да мөмкинбез, - диде Сергей Баранов.
Сөт җитештерү буенча барлык авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре дә яхшы күрсәткечләр белән эшләгәннәр. Бигрәк тә "Козлова М.И." КФХ, "Кулон" а/ф һ.б. дип билгеләп үтте Сергей Баранов.
Алга куелган план - сыерларның продуктивлыгына ирешү - һәр сыердан 4800 кг сөт алу. Әлеге санга чыгу мөмкин хәл, чөнки азык 100% әзерләнгән, фураж һәр хуҗалыкта да бар.
Уртача тәүлеклек артым буенча да хәлләр торышы төрле. "Яңа Чишмә" а/ф-ның Әдәмсә бүлекчәсендә артым югары түгел (инде традицион рәвештә барысыннан да азрак), Сосновка бүлекчәсендә дә әлләни мактанырлык түгел. Әлеге агрофирманың барлык бүлекчәләрендә, фермер хуҗалыкларындагыга караганда, артым якынча 200 граммга азрак. Тубылгытау бүлекчәсе аерылып тора - бер айда артым 51 грамм, бу сан район башлыгының ачуын китерде. -Сыерлар һәм бозаулар тиешле шартларда асралмаган хуҗалыкларда нинди артым (һәм сыйфатлы сөт) булсын инде? - диде ул.
"Яңа Чишмәдә" терлекләрне яңадан үлчәү, уртача тәүлеклек артымны билгеләү һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, терлекчеләргә хезмәт хакын исәпләү буенча бухгалтерия хезмәткәрләре һәм икътисад хезмәте тарафыннан контроль юк. -Үрчем буенча хуҗалыкларда бар да әйбәт, тулаем алганда бозаулар 224 башка арткан, "Яңа Чишмә" бүлекчәләрендә исә 275 баш бозау туган. Фактта хуҗалыкларда 100 баш сыерга - 58 баш, агрофирмада 55 баш бозау туры килә - бу бик аз, - диде Сергей Баранов.
Төп көтүгә таналар кертү узган елдагыдан 3 башка гына арткан. Узган ел белән чагыштырганда, 4 хуҗалык бу күрсәткечне тагы да (16дан 49 башка чаклы) киметкән. Шулай да ел азагына көтүгә таналар кертү нормасы (25%) үтәләчәк (хәзергә ул - 24%). Дуңгыз балалары алу планы "Зубов В.С." һәм "Садыйков М.Х." КФХ-да гына үтәлгән, калган хуҗалыкларда берничә йөз башка азрак алынган.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Энҗе Шәйдуллина быел 9 айда авыл хуҗалыгы оешмалары эшчәнлегенең финанс күрсәткечләре белән таныштырды. 9 айда 570 млн. сумнан артык бәядә товар-продукция җитештерелгән. Кергән акча түбәндәгеләрдән гыйбарәт: 24% (140 млн. сумнан артыгы) ашлык сатудан, 75% яки 426 млн.сумы терлекчелектән кергән. Әгәр узган елның шул ук чоры белән чагыштырсаң, үсемлекчелектән кергән акча (выручка) ашлык сату күләме һәм бәяләр төшү аркасында 10%ка кимегән, сөт сату һәм бәяләр арту сәбәпле терлекчелектә 12%ка арткан.
Энҗе Шәйдуллина аерым хуҗалыкларда 1 хезмәткәргә сатудан алынган акчалата выручка (иң югарысы - "Зубов В.С." КФХ-да - 1117 сум) һәм уртача айлык хезмәт хакы мәгълүматларын атап узды. 2013 ел белән чагыштырганда барлык хуҗалыкларда да хезмәт хакы арткан, ул 10-11 мең сум тәшкил итә ("Яңа Чишмә" а/ф-да - 12403 сум), калган хуҗалыкларда уртача - 11369 сум. Белгеч җитештерелгән һәм сатылган продукция күрсәткечләрен, хуҗалыкларда 1 кг тере авырлыкта мал сату бәяләрен (кайдадыр ул түбән) чагыштырды. 1 га сөрү җиренә туры килгән акчалата выручка күрсәткечләре буенча ул нәтиҗә ясады: кайбер хуҗалыклар үз җирләреннән нәтиҗәле файдаланмыйлар, аларга җитештерүне арттырасы бар. Ә иң мөһиме - резервлар да бар.
Октябрь аенда җитештерелгән сөтнең сыйфаты һәм күләме турында район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Энҗе Гинатуллина сөйләде. Үткән айлар белән чагыштырганда сөтнең сыйфат күрсәткече 4%ка төшкән. -Сыерлар тездән сазда, җиленнәренә туңып каткан балчык (саз) кисәге сөйрәп йөргәндә нинди сыйфат булсын ди? Һәм монда нинди артым булсын? Терлекләрне тиешенчә асрарга, артым буенча да, сөтнең сыйфаты буенча да өстәп язу белән шөгыльләнмәскә кирәк, - диде район башлыгы катгый итеп.
Районның ветеринария хезмәте белгечләре нәкъ менә терлекләр үлеме һәм авырулар профилактикасы, асрау шартларын тикшерү максатында хуҗалыкларга чыкканнар. Аның җитәкчесе Рәфис Хәбибуллин фоторәсемнәрне күрсәтеп, тикшерү нәтиҗәләрен җиткерде. Тудыру бүлегендә бозауларны һәм сыерларны асрау буенча "Архангельское" КФХ (җитәкчесе Татьяна Белоглазова) һәм "Скоков Н.А." КФХ иң яхшылары дип билгеләп үтелде, иң начары - "Яңа Чишмә" а/ф-ның Әдәмсә бүлекчәсе.
Ветеринария инспекторы Надежда Бурбурова авыл җирлекләрендә биотермик чокырларның торышы турында сөйләде.
Орлыклар салу, саклау һәм орлыклык фондны тикшерү буенча "Россельхозцентр"ның район бүлеге начальнигы Рәфис Зиниятуллин чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы оешмаларына карата район башлыгының иң соңгы киңәшләре түбәндәгечә: азык белән экономиялерәк эш итәргә, бозаулау чорына контроль булдырырга, сыерларны ачык һавага чыгарырга һәм хуҗалык белгечләренең фермаларда кизү торуын яңадан оештырырга.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев