Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

«Игенче» ҖЧҖдә сыйфатлы сенаж салалар

Районның авыл хуҗалыгы оешмалары азык әзерләүгә керештеләр - печән әзерләү белән бергә сенаж да салына.

Узган елда терлекләрне кышлатуның авыр чоры азык запасы яхшы булган хуҗалыкларда малларны ашатуда аерым тоткарлыклар булмавын күрсәтте. Дөрес, былтыр артык эссе һәм коры һава торышы терлек азыгы әзерләү барышын катлауландырды, кайбер хуҗалыкларга читтән азык сатып алырга туры килде. Сатып алып ашатып кына мал симертүе кыен. Шуңа күрә агымдагы елда бер шартлы баш терлеккә 40 центнердан да ким булмаган азык берәмлеге әзерләү бурычы куела, бу 1,5 еллык азык запасы.

- Безгә 9,5 мең тонна печән әзерләргә, 55 мең тонна сенаж, 65 мең тонна силос салырга, шулай ук 12 мең тонна ашлык фуражы һәм 6 мең тонна салам (терлек аслыгы өчен) әзерләргә кирәк, - дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов. - Сенаж салуга «Закрома», «Игенче» ҖЧҖ һәм «Скоков Н.А.» КФХларында керештеләр. 22 июньгә 5 мең тоннага якын салынган. Печән әзерләү белән «Агро-Основа» ҖЧҖ, «Козлова М.И.», «Скоков Н.А.» КФХлары һәм кайбер вак КФХлар шөгыльләнә. Әлегә 500 тоннадан артык әзерләнгән.

Хуҗалык җитәкчеләренә һәм белгечләренә югары сыйфатлы азык алу максатыннан консервантлар өстәп сенаж салу технологиясен үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәк.

«Игенче» ҖЧҖдә салына торган сенажның сыйфатына аерым игътибар бирелә. Узган кыш та бу хуҗалыкта терлек азыгы белән бернинди проблема юк иде. Киресенчә, хуҗалык берничә авыл хуҗалыгы берләшмәсенә булышты, аларны печән, салам, сенаж белән тәэмин итте. Өстәвенә, бөтенләй бушка.

- Мондый хәл теләсә нинди хуҗалык белән булырга мөмкин, шуңа күрә бер - беребезгә авыр чорда ярдәм итәргә кирәк, - ди «Игенче» ҖЧҖ җитәкчесе Раил Вәлиуллин.

- Азык әзерләүгә ничек әзерләндегез?

- Безнең хуҗалыкта 700 гектар күпьеллык һәм 300 гектар берьеллык үлән мәйданнары бар. Күпьеллык үлән кырын 4 ел кулланабыз, аннары сөрәбез, яңартабыз. Яхшы үлән һәм югары уңыш чыга. Әле тагын үзебезнең күпьеллык үлән орлыклары да бар.

Терлекләр өчен (900 баш МЭТ һәм 200 баш ат) безнең ике сенаж чокыры бар ( һәркайсы 4 шәр мең тонналы), шулай ук кирәкле күләмдә печән һәм бөртекле фураж әзерләячәкбез.

Бүген (сөйләшү 21 июньдә булды – автор искәрмәсе). 2000 тонна сенаж салынды һәм шушы көннәрдә беренче чокырны тутыруны төгәллибез. Билгеле булганча, кыска вакыт эчендә салынган азык кына сыйфатлы була. Әлбәттә, кирәкле консервантларны да өстибез. Яшел массаның дымлылыгы 45-47%. Ветеринария берләшмәсенә тапшырылган анализлар сенажның сыйфаты яхшы булуын күрсәтә.

- Раил Нәдирҗанович, азык әзерләүдә күпме техника эшли?

- Үләннәрне чабуда сменалап «Магдон» комбайнында Петр Петров һәм улым Ришат эшлиләр, массаны Юрий Мельников КСК-100 техникасында җыя, тыгызлауда тәүлек буе ике К-700 эшли (без килгән көнне К-700 рулендә Фәргать Вәлиуллин иде -  автор искәрмәсе). МТЗ-82 тракторларында яшел масса ташуда Сергей һәм Владимир Иванов, Евгений Николаев һәм Алексей Сидоровлар эшли. Алар әле савым сыерларын тукландыру өчен көн саен икешәр арба яшел масса да ташыйлар.

- Егетләр ничек эшли?

- Алар булдыралар, тырышалар һәм эшне намус белән башкаралар. Иртәнге сәгать 6да алар кырда инде, кичке сәгать 8гә кадәр эшлиләр. Бездә хезмәткә түләүнең арттырылган системасы кулланыла. Эшкә тоткарланучы булса, хезмәт хакы кими. Бәхеткә, мондый фактлар булмады һәм булмас та дип өметләнәм.

Барлык механизаторлар да җирле, тәҗрибәле, үз эшләрен яхшы белүче.

- Печән әзерләүгә кайчан керешергә уйлыйсыз?

-  Бездә бу кыр 300 гектар, аны җыеп алып, без беренче чокырны тутырачакбыз. Орлыклык участоклардан тыш, 300 гектарлы тагын ике кыр бар. Киләсе атнада анда урып-җыюны башлыйбыз. Параллель рәвештә печән дә әзерләячәкбез, сенаж да салачакбыз. Әлбәттә, һава шартлары да ничек булуга бәйле.

«Игенче» ҖЧҖ җитәкчесе Раил Вәлиуллин белән сөйләшүдән хуҗалыкта терлек азыгын ныклап һәм планлы итеп әзерләүләре, терлекләрне кышлатуның файдалы һәм нәтиҗәле булачагына ныклы ышаныч барлыгы ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев