Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ике ай нәтиҗәләре каралды

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән узган чираттагы киңәшмәдә 2019 елның 2 аенда терлекчелектә эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.


Киңәшмә башланыр алдыннан җыелучылар Петропавел Бистәсендә «Скоков Н.А.» КФХның мехмастерскоенда һәм терлекчелек биналарында булдылар. КФХ башлыгы Николай Скоков техниканы ремонтлау буенча проблемалар юк, ул чәчүгә әзер булачак, әмма ягулык - майлау материаллары һәм ашламалар сатып алу буенча сораулар бар, дип билгеләп үтте. Фермаларда тәртип: кышлату өчен азык җитәрлек, мал-туар каралган, чиста.
Фермер шулай ук ит продукциясе җитештерү өчен авыр йөк ташучы атлар сатып алу турында да сөйләде. Алар зурлар, авырлыгы 1,0-1,2 тоннага җитә.
Хуҗалыкта булганнан соң, җирле АМЙ да киңәшмә булды, ул башланыр алдыннан Вячеслав Козлов КФХ башлыгы Фәргат Вәлиевны туган көне белән котлады.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов 2 ай нәтиҗәләренә җентекле анализ ясады. МЭТ нең баш санын 2018 ел дәрәҗәсендә саклап кала алганнар (78 башка үсеш бар), сөт саву буенча эшләр яхшы бара – 4170 тонна җитештерелгән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 281 тоннага күбрәк (107%).
2 ай эчендә бозаулар үрчеме 1105 баш тәшкил иткән, бу 2018 ел дәрәҗәсеннән 116 башка күбрәк.
Ике ай нәтиҗәләре буенча күпчелек хуҗалыклар 4 төп күрсәткечне үтәгән: МЭТ нең баш саны, сөт савып алу, ит җитештерү һәм бозаулар үрчеме алу.
Леонид Богомолов шулай ук буазлыкка УЗИ-диагностика үткәрү (ректаль тикшерү) мәсьәләләренә дә тукталды, аны ике агрофирма һәм  «Козлова М. И.» белән «Архангельское» КФХ дан башка берәү дә уздырмый.
- Бу сезнең бизнес, сезнең иминлек, - дип билгеләп үтте район башлыгы, - бер сыерны ректаль тикшерүгә 80-100 сум акча сарыф итеп, сез аның хәлен белеп, алга таба нәрсә эшләргә кирәклеген хәл итә аласыз. Сыерларның биохимик анализына карата да шул ук хәл, нинди элементлар җитмәвен, ашатуны ничек үзгәртергә кирәклеген билгели аласыз. Бу «Агро-основа» ҖЧҖ мисалында яхшы күренә, анда яңа җитәкче килү белән терлек азыгының сыйфатына күбрәк игътибар бирә башладылар һәм сөт терлегенең продуктлылыгы сизелерлек артты.
Вячеслав Козлов шулай ук мөгезле эре терлекләрне тотуга киткән чыгым мәсьәләсенә дә кагылды. Кайбер хуҗалыкларда («Архангельское», «Козлова М. И.») ул үрчем алуга карата 170% ка җитә (ягъни терлекләрнең баш саны кими). Ә бит әлегә кыр эшләре юк, мөгезле эре терлекләрне хуҗалык эчендә тоту чыгымына зур күләмдә юл куярга ярамый, дип ассызыклады район башлыгы.
Киңәшмә ахырында терлекчелектәге эшләрнең агымдагы торышы, чәчүгә техника һәм орлык әзерләү, үзара салым акчасы җыю һәм янгын куркынычсызлыгы буенча фикер алыштылар.
Азат МУСИН.
Автор фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев