Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Икенче бишкөнлек җиңүчеләре

5 августта комбайнчылар һәм шоферлар арасындагы хезмәт ярышының икенче бишкөнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләргә кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылды. Чит ил комбайннары арасында "Козлова М.И." КФХ комбайнчысы Михаил БАРСУКОВ алдынгы, ул "Лексион" комбайнында урып-җыю башланганнан бирле 617 тонна бөртек суктырган (бишкөнлек эчендә - 423 тонна). "Акрос-530", КЗС-1218 һәм Дон-1500 комбайннары...

5 августта комбайнчылар һәм шоферлар арасындагы хезмәт ярышының икенче бишкөнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләргә кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Чит ил комбайннары арасында "Козлова М.И." КФХ комбайнчысы Михаил БАРСУКОВ алдынгы, ул "Лексион" комбайнында урып-җыю башланганнан бирле 617 тонна бөртек суктырган (бишкөнлек эчендә - 423 тонна).
"Акрос-530", КЗС-1218 һәм Дон-1500 комбайннары арасында "Яңа Чишмә" а/ф-ның Әдәмсә бүлекчәсеннән Иван ШИШКИН кабат беренче урында. Ул үзенең ярдәмчесе Евгений НЕСТЕРОВ белән "Акрос-530" комбайнында 5 көн эчендә 196 тонна бөртек суктырган (урып-җыю башланганнан бирле - 497 тонна).
"Нива" һәм "Енисей" комбайннары арасында иң яхшы күрсәткечләр "Козлова М.И." КФХ комбайнчысы Владимир ШЕРСТОБИТОВта, ул СК-5 "Нива" комбайнында урып-җыю башланганнан бирле 291 тонна бөртек суктырган (биш көндә - 233 тонна).
Шоферлар арасында "Кулон" а/ф-дан Фәргат ШӘРИПОВ беренчелекне тота - 5 көн эчендә комбайннардан ындыр табагына 406 тонна бөртек ташыган (урып-җыю башланганнан бирле - 922 тонна).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев