Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җир кешесе

    Кичә, 28 февральдә, Яңа Чишмә фермеры Зөфәр Нурхамәтов үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Үз хуҗалыгында ул даими төстә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне, терлекләрнең баш санын арттыра һәм кыр эшләрен оешкан төстә алып бара. Зөфәр Нурхамәтов 1965 елның 28 апрелендә Тат. Волчья авылында (хәзер Акбүре) гади крестьян гаиләсендә өченче бала...

    Кичә, 28 февральдә, Яңа Чишмә фермеры Зөфәр Нурхамәтов үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Үз хуҗалыгында ул даими төстә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне, терлекләрнең баш санын арттыра һәм кыр эшләрен оешкан төстә алып бара.

    Зөфәр Нурхамәтов 1965 елның 28 апрелендә Тат. Волчья авылында (хәзер Акбүре) гади крестьян гаиләсендә өченче бала булып якты дөньяга килә (гаиләдә барлыгы алты бала). Әтисе совхозда йөк машинасы шоферы, әнисе сыер савучы булып эшләгән. Бала чактан ук Зөфәр авылдагы авыр хезмәткә күнегеп үскән. 4 сыйныфтан соң аңа даими төстә әнисенә ярдәм итәргә һәм фермада аны алыштырырга туры килгән. Зөфәр ул вакытта фермада сыер савучы булып эшләгән һәм үзләренең киңәшләре, эшләре белән ярдәм иткән Әлфия Хөснетдинованы, Газизә Нуртдинованы, Сания Мотыйгуллинаны, Мәрзия Хәлиуллинаны (икесе дә мәрхүм инде), ветеринария табибы Шәйхетдин Минхәеровны һәм слесарь-моторист Минзакир Кәбировны җылы хисләр белән искә алып, олы рәхмәтләрен белдерә.
    Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Минзәлә совхоз-техникумына укырга керә. Укыган вакытта Украинаның Львов өлкәсендәге ракета гаскәрләрендә армия хезмәте үтә (1983-1985 еллар). Сержант званиесендә демобилизацияләнгәннән соң техникумда укуын дәвам итә. 1987 елда аны уңышлы тәмамлый.
    Зөфәр Нурхамәтовның хезмәт эшчәнлеге һәрчак авыл хуҗалыгы белән бәйле. 1987 елдан башлап ул "Алга" колхозында (Чаллы Башы авылы) агроном-орлыкчылык белгече, "Новосельский" совхозында (Н.П. Лебедкада) баш агроном булып эшли, ә 1994 елдан 2000 елга чаклы "Чебоксарский" совхозын җитәкли. Зөфәр үз квалификациясен үстерү турында да онытмаган - 1993 елда производстводан аерылмый гына Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлый.
    -Хезмәт эшчәнлегемне башлап җибәргәндә ярдәмчел иптәшләрем булуы уңай йогынты ясады, - дип сөйли Зөфәр Мәүлет улы. - "Алга" колхозында игенчелек эшенең нечкәлекләренә мине колхозның баш агрономы Мансур абый Абдуллин өйрәтте, ә 29 яшемдә мине "Чебоксарский" совхозына директор итеп билгеләгәч, ул чакларда район Советы рәисенең беренче урынбасары булып эшләгән Вячеслав Козлов нык ярдәм итте. Ул йортлар, гаражлар, фермалар төзүдә һәм аларга газ кертүдә булышты.
    Фермер хуҗалыклары оештыру башлангач, Зөфәр Нурхамәтов та 2000 елда элеккеге ХХ партсъезд исемендәге колхозның бер бригадасы базасында үзенең фермер хуҗалыгын оештыра. Хәзергесе вакытта хуҗалыкта 200 баштан артык МЭТ (шул исәптә 50 сыер), 40 ка якын ат һәм 1000 гектар җир бар. Хуҗалыкта 8 кеше эшли, алар ярыйсы гына хезмәт хакы алалар. Үсемлекчелектән һәм терлекчелектән кергән табыш та начар түгел - хәзер көн саен 500 кг-нан артык сөт сатыла, бер елда 50 баштан артык бозау алынган, 200 гектар уҗым басуы күзләрне иркәли, хәзер язгы кыр эшләре тулы куәткә алып барыла.
    1989 елда Зөфәр үзенең икенче яртысын таба - Чаллы Башы авылы кызы Гөлчәчәк белән тормыш корып җибәрә. Икәү бергә алар бик матур өч кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Өлкән кызлары Динә төзүчеләр институтын тәмамлаганнан соң Казанда инженер булып эшли, икенчесе Дилназ Казандагы туризм академиясендә икенче курста укый, ә кечкенә Дилә гимназиядә 8 сыйныфны тәмамлый.
    Зөфәр турында аның хезмәттәшләре аны киң күңелле, ярдәмчел һәм намуслы кеше диләр. Районда аны хөрмәт итәләр. Авыл хуҗалыгы производствосында нәтиҗәле хезмәте өчен ул берничә тапкыр район хакимиятенең һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
    Без Зөфәр Мәүлет улын юбилее белән котлыйбыз, аңа эшендә уңышлар, исәнлек-саулык һәм гаилә бәхете телибез.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: