Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җир тиешенчә каралырга тиеш

Авыл хуҗалыгы җирләреннән файдаланучыларның күпчелеге (милекчеләр дә, арендага алучылар да) үзләренә ышанып тапшырылган җирләрдә тиешле тәртип саклауга игътибар бирәләр.

Моңа чүп үләннәре үскән участокларны чистарту да, картайган күпьеллык үлән җирләрен сөрү дә, пар җирләрен чиста хәлдә тоту һ. б. керә.

Әмма, кызганычка каршы, үзләренә ышанып тапшырылган җир кишәрлекләренең торышына игътибар бирмәүче ваемсыз җир кулланучылар һәм фермерлар да очрый. Алар җиргә үзләре хуҗа булгач, җир белән ничек хакимлек итсәң дә хаклы, дип саныйлар.

Шундый җирләр арасында Зирекледән фермер А. Кадыйрованың участогы да бар (фотода), участок җәй буена чүп үләннәре белән капланган хәлдә тора. Яздан биредә горчица чәчкәннәр, әмма чәчүлекләрнең яртысы май аендагы салкыннар нәтиҗәсендә туңган, ә калган яртысын корткычлар ашаган. Басу чүп үләне белән капланган.

әзергесе вакытта әлеге участокның язмышы белән күзәтчелек органнары вәкилләре шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев