Җирдә нык басып тора
Яңа Чишмә фермеры Фәргат Вәлиев 4 мартта үзенең юбилеен - 50 яшь тулуны билгеләп үтте. Соңгы елларда ул үз хуҗалыгында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне, терлекләрнең баш санын арттыруга иреште, язгы кыр һәм урып-җыю эшләрен оешкан төстә беренчеләрдән булып башкарып чыга. Фәргат Вәлиев байтак кына җаваплы вазыйфалар башкарган кеше, шулай да...
Яңа Чишмә фермеры Фәргат Вәлиев 4 мартта үзенең юбилеен - 50 яшь тулуны билгеләп үтте. Соңгы елларда ул үз хуҗалыгында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне, терлекләрнең баш санын арттыруга иреште, язгы кыр һәм урып-җыю эшләрен оешкан төстә беренчеләрдән булып башкарып чыга.
Фәргат Вәлиев байтак кына җаваплы вазыйфалар башкарган кеше, шулай да үз урынын ул фермер хуҗалыгы оештырып, аны үстереп җирдә таба. Хәзер "Вәлиев Ф.Р." КФХ-да 1500 гектар җир, 260 баш МЭТ исәпләнә, анда 22 кеше эшли. Фәргат кечкенәдән авыл тормышын - авыл нужасын белеп-татып үсә. Үзе ул 1963 елның 4 мартында Чаллы Башы авылында (ул вакытта Чистай районына керә) гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе бригадир, хисапчы, профком рәисе булып эшли, әнисе фермада бозаулар карый, сыерлар сава. Фәргат кечкенәдән спортны ярата, чаңгыда бик оста йөри, волейбол уйный, көрәштә дә уңышларга ирешә. Физик яктан чыныгу һәм спорт аңа гомер буе ярдәм итеп килә. Ул әле дә чаңгыга басу, бассейнда йөзү мөмкинлеген ычкындырмый. Чаллы Башы һәм Шахмай мәктәпләрен тәмамлагач, техникумга укырга кергәнче колхозда көтүче, тракторчы һәм комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Чистай совхоз-техникумында ике ел укыганнан соң Ф. Вәлиев армия сафларында - төзелеш гаскәрләрендә хезмәт итә, җитлегеп, төзү эшләре буенча тәҗрибә туплап кайта. Дембельгә ул старшина званиесендә китә. Укуын тәмамлап, 1985 елны Фәргат Яңа Чишмә авыл хуҗалыгы идарәсендә хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча белгеч булып эшли башлый. Ике елдан соң аны төзелә торган кирпеч заводына директор итеп билгелиләр. Ул ил гизеп, җиһазлар кайтартуга килешүләр төзи, нульдән башлап заводны торгыза. 1991 елны Ф. Вәлиевны Яңа Чишмә "Агропромэнерго" оешмасына директор итеп куялар. Ике ел шушы оешманы җитәкләгән чорда Фәргат оештыру сәләтен күрсәтә, базаны ныгыта, яңа эш урыннары булдыра, эшчеләр өчен фатирлар төзи. Аннан бер ел ул "Кичуй" колхозын, 15 ел буена Яңа Чишмә "Агропромснаб"ын җитәкли.
2009 елдан башлап Ф. Вәлиев үзенең фермер хуҗалыгын оештыра, ул вакытларда 274 гектар мәйданда үсемлекчелек белән генә шөгыльләнгән һәм анда 10 кеше эшләгән. Акрынлап фермер чәчүлек мәйданнарын арттырган, терлекчелек белән дә шөгыльләнә башлаган. Эшне "Архангельское" КФХ-дан алып кайткан 15 баш сыердан башлаган, ә хәзер 100 баштан артык сыер исәпләнә. Үткән ел савым - 47 процентка, ә ит җитештерү 22 процентка арткан. 2010-2011 елларда гына да ферманы яңадан торгызуга 7 млн. сумнан артык акча тотылган. Хуҗалыкта үзләре үк катнаш азык җитештерәләр, аның составына 8 компонент керә, азык экструдеры сатып алганнар. Тапшырыла торган сөтнең сыйфатын яхшырту өчен яңа "Лактан-4" фильтры сатып алганнар. Җаваплы вазыйфаларда эшләп, Фәргат Вәлиев һәрчак укуын дәвам иткән. 1992 елда читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап - бухгалтер-икътисадчы белгечлеге, аннан соң тагын Мәскәү институтын тәмамлап, юрист белгечлеге ала.
1986 елда Фәргат үзенең икенче яртысын - Кадриясен очрата. Икәү бергә дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызлары бик яхшы укый, мәктәпне көмеш медальләргә генә тәмамлыйлар. Олы кызы Ләйсән финанс институтын тәмамлап, кияүгә чыга, Сабада баш бухгалтер булып эшли. Сеңелләре Эльвира (ул ике ел инде Казанда бухгалтер булып эшли) һәм шул ук югары уку йортында 5 курста укучы Айсылу да аның сукмагыннан киткән. Кечкенәләре - Гөлчәчәк 10 сыйныфта укый һәм ул да, мөгаен, апалары һөнәрен сайлардыр. Балаларны тәрбияләү күбрәк хатыны җилкәсенә төшкән һәм төшә, ул әле бухгалтер булып эшләргә дә өлгерә.
Буш вакытларында Фәргат тарихи китаплар укырга, детективлар карарга ярата. Телевизион тапшырулар программасыннан спортка һәм яңалыкларга өстенлек бирә.
Ф.Р. Вәлиев ике тапкыр халык депутатларының район Советы депутаты булып сайланган, һәрчак актив тормыш рәвеше алып бара, хәйриячелек эшчәнлегендә катнаша. Эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендә нәтиҗәле эшләве өчен берничә тапкыр район хакимиятенең, авыл хуҗалыгы министрлыгының, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Аның шулай ук 1982 елда Мәскәү Кремлендә тапшырылган ВЛКСМ ҮК-нең Мактау грамотасы да бар.
Фәргат Вәлиевка тапшырылган барлык котлауларга без дә кушылабыз, аңа киләчәктә дә хезмәтендә уңышлар, исәнлек-саулык һәм гаилә бәхете телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев