Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Җитештерү алдынгыларына хөрмәт һәм дан!

...җитәкче

Җитештерү алдынгыларына хөрмәт һәм дан!

2004 елда «Закамский» совхозы базасында «Игенче» ҖЧҖ оештырыла һәм аны Раил Вәлиуллин җитәкли. Хәзер хуҗалык уңышлы үсеш ала, анда 800 баш сыер, 200 баш ат бар.
Агымдагы елда гектарыннан 25 центнердан артык уңыш алынган, хуҗалыкта җитен дә үстереп, аны уңышлы гына саталар.

Авыл хуҗалыгы җитештерүендәге казанышлары өчен Раил Вәлиуллинга 2022 елда «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

...комбайнчы

Җитештерү алдынгыларына хөрмәт һәм дан!

«АгроРаздолье» ҖЧҖдә хезмәт куючы Алексей Козлов быелгы урып — җыю кампаниясе лидерларының берсе булып тора, ул үзенә беркетелгән комбайн белән 4300 тоннадан артык бөртек суктырып алган.

Бүген дә Алексей кырда эшләвен дәвам итә — кукурузны җыю эшләре тәмамланып килә. Яз җиткәч һәм җәйге чорда Алексей КамАЗда орлык һәм ашламалар ташый, кышын ындыр табагында йөк төягечтә эшли, аңа һәрчак теләсә нинди эшне ышанып тапшырырга була.

Алексейның механизаторлык стажы якынча 30 ел тәшкил итә.

...сыер савучы

Җитештерү алдынгыларына хөрмәт һәм дан!

Фирдәүс Сафина «Садыйков М. Х.» КФХда 10 елдан артык машина белән сыер саву операторы булып эшли.

Аңа 40 сыер беркетелгән һәм ул үз эшен намус белән башкара. Сыерлар чиста, каралган һәм тукландырылган.

— Ул производство алдынгысы, савым күләме һәрвакыт югары, һәркем аны тырышлыгы өчен хөрмәт итә, — ди КФХ башлыгы Марат Садыйков.

— Эшне башкару өчен хезмәткәрләргә барлык шартлар да тудырылган, рәхәтләнеп эшлибез, — ди Фирдәүсә үзе дә.

...механизатор

Җитештерү алдынгыларына хөрмәт һәм дан!

«КФХ «Архангельское» ҖЧҖдә хезмәт куючы Тимофей Митрофановның механизаторлык стажы 42 ел тәшкил итә. Менә инде 3 ел ул хуҗалыкта тракторчы һәм комбайнчы булып эшли.
Язын МТЗ-82дә 1000 гектардан артык бөртек, 300 гектар кукуруз чәчкән, 900 гектар чәчүлек җирләрен тукландырган. Урып-җыю эшләре вакытында «Нива-Нова» комбайнында 1100 тоннадан артык бөртек суктырган.

— Башкаручан һәм намуслы механизатор, — ди аның турында хуҗалык җитәкчесе Татьяна Белоглазова.

бухгалтер

Җитештерү алдынгыларына хөрмәт һәм дан!

«Закрома» ҖЧҖнең бөтен бухгалтерлык исәп-хисап эшләрен тәҗрибәле хезмәткәр — Фирдәүс Вәлиуллина алып бара.

— Мин биредә өченче ел эшлим, ә барлыгы 37 ел, хуҗалык бүленгәнче, «Кулон» агрофирмасында эшләгән идем, — ди ул.

Аның намуслы хезмәтен хуҗалык җитәкчелеге дә, район авыл хуҗалыгы идарәсе дә уңай яктан билгеләп үтә. «Фирдәүс Вәлиуллина тәҗрибәле хезмәткәр һәм башкалар өчен дә үрнәк булып тора», — диләр аның турында.

... бригадир

Җитештерү алдынгыларына хөрмәт һәм дан!

57 нче номерлы ат заводында яшь хезмәткәр Михаил Патренкин нибары ике ел гына бригадир булып эшләсә дә, үзен урта звеноның башкарма һәм тырыш җитәкчесе итеп күрсәткән.

— Атларны бик яратам, укыганда ук фермага килеп йөри идем, — ди ул. — Армиядән соң бирегә эшкә урнаштым һәм 6 кешелек бригада белән рәхәтләнеп эшлибез. Мин, хәтта үз хуҗалыгымда да ат тотам.

— Михаил яхшы хезмәткәр, барлык кирәкле эшләрне вакытында башкара, — дип сөйли аның турында ат заводы директоры Николай Скоков.

...агроном

Җитештерү алдынгыларына хөрмәт һәм дан!

Районның иң эре агрофирмасында — «АгроРаздолье» ҖЧҖдә 27 мең гектардан артык сөрүлек җирләре бар һәм барлык агротехник эшләр баш агроном Вадим Иванов җитәкчелегендә үткәрелә.

Бу корылыклы елда хуҗалыкта 35 ц/га уңыш алуда аның да өлеше зур.

— Хәзер барлык мәйданнар инде җыештырып алынган, 400 гектарга якын кукурузны гына җыярга кирәк, туңга җир сөрәбез, шулай ук 10 мең гектардан артык көзге культуралар чәчтек, шытымнар начар түгел, — ди Вадим.

...шофер

Җитештерү алдынгыларына хөрмәт һәм дан!

Сергей Добрынинның машина йөртү стажы 28 ел тәшкил итә, соңгы 5 елда ул «Козлова М. И.» КФХда эшли.

Ел буе диярлек ул үз КамАЗ автомашинасының руле артында. Орлык ташуда, комбайннардан бөртек җыюда хезмәт куя.

Сергей тырышлыгы белән аның машинасы һәрвакыт хәрәкәттә, чиста һәм каралган.

— Бик тырыш һәм намуслы хезмәткәр, — дип сөйли аның турында «Козлова М. И.» КФХ идарәчесе Дмитрий Козлов.

...ясалма орлыкландыру технологы 

Җитештерү алдынгыларына хөрмәт һәм дан!

Ришат Вафин 10 елдан артык «Агро-Основа» ҖЧҖдә ясалма орлыкландыру буенча технолог булып эшли. Махсус курсларда укыгач, ул бу эшне тирәнтен үзләштерә. Ясалма орлыкландыру вакытында сыерларга барлык кирәкле процедуралар (УЗИ, тикшерүләр һ.б.) үткәрелә һәм бу эшләрнең барысы да яхшы нәтиҗәләр бирә.

Ришат шулай ук районның дистәләгән торак пунктларына да хезмәт күрсәтә, беркайчан да халык үтенечләреннән баш тартмый һәм үз эшен намус белән башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев