Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Җитәкчеләр үз эшләренә бәя бирергә тиеш

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә 2018 елның 11 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре каралды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.


Киңәшмә башланыр алдыннан Вячеслав Козлов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов “Игенче” ҖЧҖ бухгалтеры Любовь Молякованы (рәсемдә) һәм шул ук хуҗалыкның баш ветеринария табибы Андрей Якимкинны яшь белгечләрнең республика конкурсында уңышлы чыгыш ясаулары белән котладылар һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Җитештерү 
күрсәткечләре
Аннан соң Леонид Богомолов агымдагы елның 11 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләренә тәфсилле анализ белән чыгыш ясады.
- 11 ай нәтиҗәләре канәгатьләнерлек, - дип билгеләп үтте ул. – МЭТ нең баш саны 2017 ел белән чагыштырганда 100 % тәшкил итә (16042 баш). Әмма, кызганычка каршы, сарыкларның һәм дуңгызларның баш саны кими бара. Сарыклар районда 1974 баш (2017 ел дәрәҗәсенә карата 96 %), ә дуңгызлар нибары 189 баш кына (2017 ел дәрәҗәсенә карата 52 %). Шунысы сөендерә, атларның баш саны арта бара – 870 баш тәшкил итә, бу 2017 ел дәрәҗәсеннән 112 башка күбрәк.
Сөт җитештерү 24881 тонна тәшкил иткән, 2017 ел дәрәҗәсеннән 796 тоннага күбрәк (103 %). “Агро-Основа” ҖЧҖ дә (664 тоннага күбрәк) һәм “Скоков Н.А.” КФХ да (127 тоннага күбрәк) күрсәткечләр яхшы, ә менә “Козлова М.И.” КФХ (111 тоннага азрак) һәм “Зубов А.В.” КФХ (минус 192 тонна) үз позицияләрен киметкәннәр. Бер баш сыерга савып алынган сөт 11 айга 4522 кг тәшкил иткән.
11 айда 2213 тонна ит җитештерелгән, бу 2017 ел дәрәҗәсеннән 18 тоннага күбрәк. “Агро-Основа” ҖЧҖ дә темплар яхшы (98 тоннага күбрәк, ә барлыгы 892 тонна), калган хуҗалыкларда мактанырлык нәрсә юк.
Бозаулар үрчеме буенча хуҗалыклар әле һаман 2017 ел дәрәҗәсенә җитә алмыйлар. Барлыгы 5125 бозау алынган, бу узган елгы күрсәткечләрдән 106 башка кимрәк. “Зубов А.В.” һәм “Козлова М.И.” КФХ-ларда бу күрсәткечләр күпкә кимрәк.
Барлык күрсәткечләргә тәфсилле анализ ясаганнан соң Леонид Богомолов иң яхшы һәм артта калучы хуҗалыкларны атады. Рейтинг 4 күрсәткечне исәпкә алып төзелгән: МЭТ нең баш саны, тулаем савып алынган сөт, ит җитештерү һәм МЭТ ләрдән үрчем алу (үткән ел дәрәҗәсенә карата). Өч хуҗалыкта – “Скоков Н.А.”, “Нурхамәтов З.М.” һәм “Садыйков М.Х.” КФХ ларда – барлык күрсәткечләрне дә үтәгәннәр, калганнарында – 1-2 шәр күрсәткеч үтәлмәгән, ә “Зубов А.В.” КФХ да барлык дүрт төр буенча да күрсәткечләр минус белән бара.
Район башлыгы Вячеслав Козлов ассызыклаганча, җитәкчеләр үз эшчәнлекләренә анализ ясарга һәм бәя бирергә тиеш – соңгы елларда нәрсәләргә ирешкәннәр, ни өчен теге яки бу проблеманы хәл итеп булмый, ни өчен хуҗалык үзе җитештергәнне “ашап” бетерә, ни өчен үсеш юк, перспективалы эшкә үзеңә бурычлар куярга, ә бүгенгесе көн белән генә яшәргә түгеллеген аңларга тиешләр.
Икътисадый 
күрсәткечләр
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең икътисад буенча консультанты Энҗе Гинатуллина хуҗалыклардагы икътисадый күрсәткечләр турында җиткерде.
10 айда хуҗалыкларның акчалата кереме 795 млн. сум тәшкил иткән, бу 2017 ел дәрәҗәсенә карата 92 %. Керемнең 60 %ын “Кулон” а/ф һәм “Агро-Основа” ҖЧҖ бирә. Кызганычка каршы, сөткә бәяләрнең түбән булуы аркасында (2017 ел дәрәҗәсеннән 1 кг өчен 5 сумга кимрәк) хуҗалыклар 100 млн. сумнан артык акча югалткан.
Акчалата керемнең түбән булуы аркасында хуҗалыклар үз эшчеләрен хезмәт хакы белән тиешенчә тәэмин итә алмый, ә бит уңышка ирешү хезмәткәрләр тиешле шартлар тудырылып, аларның хезмәт хакы дәрәҗәсенә бәйле. Район буенча уртача айлык хезмәт хакы 17 мең сум тәшкил иткән, кызганычка каршы, кайбер КФХ ларда ул 11-12 мең сум гына.
- Барлык хуҗалыкларда да хезмәт хакын арттыру өчен резервлар бар һәм моны эшләргә кирәк, - дип искәрде район башлыгы.
Киңәшмәдә шулай ук район ветеринария берләшмәсе начальнигы Олег Мандрейкин да чыгыш ясады. Ул үткәрелә торган ветеринария чаралары, терлекләр үлеменең сәбәпләре сөт ташлаган сыерларны тиешенчә карамау, үзвакытында дәваламау һәм терлекләргә ниләр җитмәвен, нинди элементлар кирәклеген, ашатуны ничек баланслаштыру кирәклеген белер өчен сыерлардан биохимик анализ алу мөһимлеге турында сөйләде.
КФХ башлыгы Николай Скоков үзенең хезмәттәшләре алдында борчыган мәсьәләләр белән уртаклашты. Ул ЯММ-на һәм запас частьләргә бәяләрнең артуы, салым хезмәте эшендәге чуалчыклыклар һәм кайчакларда банкларда үз счетларыннан акчаны үзвакытында алып булмау турында сөйләде.
Киңәшмәдә шулай ук Яңа елга әзерләнү, “Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасына язылу, хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы һәм салымнар түләү мәсьәләләре дә каралды.
Азат Мусин.
Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев